Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт укучылары КВНга үзгәреш кертте

Күптән түгел Югары КВН лигасының яңа сезонына узган «Татнефть» җыелма командасы уңышларына сөенгән идек. Шуннан соң рухланып, КВН йолдызларын әзерләүче Әлмәт балалар КВН лигасы белән якыннан танышу максаты белән без балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгенә юл тоттык

Биредә Әлмәт Юниор лигасының ярымфиналы узды. Декабрь аенда узган фестиваль җиңүчеләре – 11 команда бу көнне финалга чыгу өчен көч сынашты.

Командаларның һәрберсе үзгә. Татарлар әйтмешли, тамашачыны үзенә тартып торучы бер сөйкемле сөякләре бар. «Вега» балалар берләшмәсенең «ЧО» КВН командасы, мәсәлән, үтә дә кызыклы, үткен темаларга кагылган миниатюралары һәм залны кыздырып җибәрүче музыкаль бизәлеш белән тамашачы күңеленә кереп калды. «ЕМГЛИ» командасының исә күптән ябыгырга җыенучы Регина исемле кызы кабат яңа диетасы белән бүлеште. Ә КВН мәктәбе берләшмәсенең «Ряженка» командасын заманында Югары КВН лигасында уйнаган «Кефир»ның дәвамчылары дип әйтергә була. Алар арасындагы уртаклык исемнән алып мәзәкләрне тамашачыга җиткерә белүдә үк чагыла.

Әлмәтлеләрнең хәтта уенны башлау девизлары да үзенчәлекле. Гадәти  КВН уеннары «Ни пуха, ни пера» дип башланса, Әлмәт укучылары аны «Ни двойки, ни тройки» дип башлап җибәрде.

Командаларның чыгышларын сәхнә артыннан тыңлап торсаң, мәзәкләрне бер дә мәктәп укучылары авызыннан чыккан димәссең. Алар олыларча фикер йөртеп, бүгенге көндә актуаль мәсьәләләргә шаярта белә. Уен бу юлы мәзәкләр төрлелеге белән дә куандырды. Аларда Ватанны саклаучылар көне, мәктәп, дуслар, шәһәребез яшәешенә кагылышлы проблемалар да яңгырады.

Укучылар үзләрен сәламләү, өй эше – видео һәм уенчылар өчен иң авыр саналган разминка бәйгеләрендә сынап карадылар. Ни өчен авыр? Чөнки нәкъ менә шул этапта чын КВНчы сынала. Биредә команда залдан бирелгән сорауга кызыклы вә актуаль итеп җавап бирергә тиеш. Тамашачы үз сорауларын озак көттермәде. Әлбәттә, чыгышларны бәяләү барышында хөкемдарлар да өстенлекне күбрәк разминкага бирә.

Безнең хозурга тәкъдим ителгән видеоязмалар да тематик төрлелеккә бай  иде. Берәүләр КВН командасына эләгү тарихын бәян итсә, икенчеләр яз, мәхәббәт чоры белән илһамланды. «ЕМГЛИ» командасыннан Дарьяның әбисе белән буыннар бәйләнеше темасына төшерелгән видеосы тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде.

 Уен нәтиҗәләре буенча апрельдә узачак юбилей финалына  «Частный сектор» (4 нче мәктәп), «ЧО» КВН командасы («Вега» балалар берләшмәсе), «ЕМГЛИ» КВН командасы,  «Ряженка» («КВН мәктәбе» балалар берләшмәсе), «BLACK HOUSE» (3 нче мәктәп), «Бабл гам» КВН командасы (17 нче мәктәп) командалары чыкты.

 Алда аларны репетицияләр һәм ныклы әзерлек көтә. Кем белә, бәлки алар арасында да нефтьчеләр төбәген дөнья киңлегендә танытырдай шәхесләр үсеп киләдер?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса