Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда республика фәнни-гамәли семинары уздырылды

Мәдәният елына багышлап оештырылган семинар музейларның мәдәни-мәгариф эшчәнлегенә багышланган иде. Аның эшендә Татарстанның милли һәм башка музейлар хезмәткәрләре катнашты.

Кунаклар Әлмәт туган якны өйрәнү музееның төрле яшьтәгеләр белән эшләү алымнары белән таныштылар. Сөйләшү барышында музейларга үз залларын кешеләргә ял итү урыны итеп әверелдерү, шәһәр һәм районның мәдәни үзәгендә даими булу кирәклеге кызыл җеп булып үрелеп барылды.
Семинарда катнашучыларга "попурри" формасында чаралардан өзекләр дә күрсәтелде. Ул интерактив рәвештә узды, ягъни кунаклар үзләре чараларда катнашты. Азактан тәэсирләре белән уртаклашканда семинарда катнашучылар калабыз музее хезмәткәрләрен үз эшләренең осталары дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса