Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт торба заводы Эшләүче яшьләрнең республикакүләм телевизион иҗат фестиваленең көмеш лауреаты булды

Эшләүче яшьләрнең I республикакүләм телевизион иҗат фестивале тәмам

Эшләүче яшьләрнең I республикакүләм телевизион иҗат фестиваленың 14 декабрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында уздырылган йомгаклау концертында шушы фестиваль җиңүчеләре аталды.

Татарстанның төрле тармак предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләрендә эшләүче 24 шәһәр һәм районнан килгән яшьләрнең 38 командасы (барлыгы 400дән артык егет һәм кыз) Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында зона этапларында моннан бер ай элек сынау узган, 15 команда финалга чыккан һәм 10-13 декабрьдә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге "Сосновый бор" шифаханәсендә суперфиналда үзләрен күрсәткән.

Гран-прига лаек булган командага, ә ул "Нижнекамскнефтехим" ААҖ яшьләре, ТР Президентының күчмә Кубогы белән 100 мең сумга сертификат тапшырылды, Җидегән (Большая Медведица) йолдызлыгындагы йолдызларның берсенә аларның предприятиесе исеме бирелде. Шулай итеп, Түбән Кама нефть химиясе предприятиесе галәм киңлегенә чыкты.

Ә менә гомумкоманда зачетында Әлмәт торба заводы икенче урынга лаек булды. Алар кубок, диплом һәм 25 мең сумга сертификатлар белән бүләкләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250