Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында Зифа Кадыйрова мелодрамасын өч айда 3 мең тамашачы караган

Әлмәт театры популяр язучы Зифа Кадыйрова романы буенча куелган “Синсез килгән язлар” мелодрамасын 30 мартта чыгарды.

Әлмәт театрының популяр язучы Зифа Кадыйрова романы буенча куелган “Синсез килгән язлар” спектаклен өч ай эчендә 3 меңнән артык тамашачы караган. Театр җитәкчелеге әйтүенчә, спектакль 17 тапкыр күрсәтелеп инде үзен аклаган. Бу турыда театрның матбугат үзәгендә сөйләделәр.

“Спектакльнең премьерасы 30 мартта булган иде. Шул вакыттан бирле ул алты тапкыр стационарда, ун тапкыр башка сәхнәләрдә уйналды. Театрга килеп, аны 1800гә якын тамашачы карады”, ди театрның матбугат үзәге.

Әлмәт театры яңа сезонда әлеге спектакльне сезон ачылуның икенче көнендә үк афишага куйган. Спектакльнең режиссеры – Лилия Әхмәтова.

Чаллы театры җиткәчелеге дә үзләренең тамашачы иң яраткан спектакльләре Зифа Кадыйрова әсәрләре буенча куелган мелодрамалар булуын әйтә. Чаллы театры репертуарында андыйлар икәү – “Сагынырсың, мин булмам” һәм “Язмыш сынавы”.

 

Фото: Әлмәт театры

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса