Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” әсәре куела

Әлмәт драма театрында У.Шекспирның "Ромео һәм Джульетта" әсәре куела.

Спектакльне Әлмәт театрына уңыш һәм танылу алып килгән "Гашыйк Кәриб" һәм "Туй" спектакльләрен сәхнәләштергән режиссер Искәндәр Сакаев куя. Пьесаны Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемә итте. Ромео ролендә - Динар Хөснетдинов, Джульеттаны Эльмира Яһудина уйный.

Премьера 7, 8, 9 декабрьгә билгеләнгән. Спектакльдә Дая ролен башкаручы Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллинаның юбилей кичәсе дә премьера белән бергә булачак.

Казан тамашачысы "Ромео һәм Джульетта"ны Әлмәт театрының февраль аенда Камал театрында булачак гастрольләре вакытында күрә алачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәт театрында У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” әсәре куела
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Мәдәният. Сәнгать