Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында шаулап-гөрләп сезон ачылды

Татар рухлы үзем белән очрашудан кайтып киләм. Узган пәнҗешәмбе кичендә 71 нче театр сезоны тантанасыннан кайтып барганда уемда шул фикер бөтерелде.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Марсель ага Галиев иҗатына багышланган "Каләм очында - Галәм" исемле манзарада татар тарихы, моңы, сүзе, иманы, татар рухы кебек төшенчәләрнең асылы чагылып, тамашачыны өрфиядәй нурга күмеп, аңын яктыртып җибәрергә сәбәп булды.

Сагынышып күрешү

Театр театр инде ул. Мәһабәт бинасы кичке караңгылыкта йолдыз күк балкып торуы белән дә яктылыкка илтә торган үзгә дөнья икәнен ишарәләп тора. Бирегә тәүлекнең кайсы гына вакытында килсәң дә, ниндидер аңлатуга бирелми торган, ләкин үтә дә рәхәт хисләр дулкынына чумасың. Ул бераз дулкынландыра, азрак моңландыра, иләсләндерә һәм гашыйк итә торган әкияти халәт.

Шушы сихри дөньяга баштанаяк чумарга әзер булган тамашачы чираттагы сезонны да зарыгып алган иде булса кирәк. Ниндидер ярты сәгать эчендә залны тутырды да куйды. Театр галиҗәнабе дә дусларын сагынган, шуңа да зур әзерлек белән көткән булып чыкты - керә-керешкә төрле яшьтәге тамашачысының күңеленә ятышлы "студияләр" - фотога төшү өчен кулай булган почмаклар булдырып, 8 октябрьне истәлекле итте. Әйтергә кирәк, "ялгыш кына" коелган яфракларда да, хәреф басу машинкасында "онытылып" калган кәгазьдә дә, тирбәлмә урындыклы аулак почмакта да яңа сезонга башлангыч биргән автор иҗаты чагылыш тапкан иде.

Марсель Галиевкә - Марсель Галиев

Очраклы рәвештә генә (хәер, шулай микән?) Марсель аганың туган көненә туры килгән тантана алдыннан автор белән әңгәмә корырга да өлгердек. Әдип театр коллективына булган уңай мөнәсәбәтен, затлы бина һәм аңардан да затлырак шәхесләргә бай булган Әлмәт театрының киләчәге өметле булачагына фикерен белдерде. Туган көнгә туры килгән манзара премьерасына килгәндә, аның, чыннан да, очраклылык икәнен ассызыклады.

- Туган көннән бервакытта да культ ясаганым булмады. Телефонга шалтыратулар булмаса, оныта торган гадәтем дә бар әле, - диде ул.

Ә инде Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителгән 2015 ел кысаларында шундый кичә оештырылуы хакында Марсель Галиевнең фикере болайрак булды:

- Театр җитәкчесе Фәридә ханым шундый тәкъдим белән чыккач, коллективның булдыра алуына шигем юк иде. Курку бар, әлбәттә, чөнки һәр автор үз иҗатын үзенчә күрә, ә башка кеше икенче төрле аңларга мөмкин. Һәрхәлдә, минем алты томлыкны режиссер уңнан сулга, сулдан уңга укып чыкты, андый кеше республикада бүтән юктыр дип уйлым. Дөресен сайлап ала алдылар микән дип уйлыйм да, бераз каушап торам. Язу бер нәрсә, сәхнәдә уйнау икенче нәрсә бит. Карап карыйк, - диде автор.

Кичәнең үзенчәлекле булачагын манзараның авторы һәм режиссеры Ильяс Гәрәев та ассызыклады.

- Марсель Галиев иҗатын сайлау очраклы хәл түгел, әлбәттә. Аның фикерләре үзгә, башкача яңгырашлы. Кемдер аяк астында акча ята дисә, Марсель ага аяк астында сүз, ди. Үзенә генә хас төгәллек белән ул теләсә кемнең фикерен җиткерә ала, чөнки аларча фикер йөртә белә. Манзарада татар кешесе нинди булган һәм булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләячәкбез, - диде ул.

Мәртәбәле бүләкләр

Премьера алдыннан театр коллективын хөрмәтләү тантанасы булды. 2008 елдан Әлмәт шәһәре һәм районы Советы карары белән гамәлгә куелган "Ел актеры" премиясе Гөлнара Кәшипова, Фазыл Насыйбуллин, Илсур Хәйретдиновка бирелде. Театр сәнгате өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре һәм керткән өлешләре өчен Нәфисә Исмәгыйлева Татарстан Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән, Айрат Мифтахов, Илсур Хәйретдинов, Рәзинә Хәкимова Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Фаил Сафиуллин, Алмаз Шаһимәрдәнов, Рифат Әхмәдиевкә район мәдәният идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. Сезон ачу тантанасында "Театраль Идел" II төбәкара фестивалендә "Иң яхшы яшь актриса" дипломына лаек булган Эльмира Яһүдинага лаеклы бүләген тамашачылар алдында ирештерделәр.

Яңалыктан - яңалыкка

Сезон ачуга әлегәчә татар театрларының берсендә дә куелмаган Марсель Галиев иҗаты буенча әдәби спектакль сайлануы бер яңалык булса, идеяне техник һәм иҗади яктан яңача тормышка ашыру өстәмә алкышларга лаек булды. Гади, шуның белән аерата зәвыклы һәм "дөрес" саналган "томанлы" пәрдәләр данлы тарихыбызны да, еракта калган хәтеребезне дә, алга караган хыялларны да, кырыс чынбарлык теркәлгән китап битләрен дә гәүдәләндерде. Марсель ага әйткәнчә, "төшеп ярылырга" тиешле сүз бу кичтә тамашачының баш очыннан узып, сәхнәдә "яралды". 3D-эффект алымын куллану ачылып җитмәгән уй-фикерләрне тәгаенләргә, орлыгы салынып та, шытып чыкмый интеккән татарлыкның уяна башлануына этәргеч булды. Экраннарда җанландырылган образлар тамырларыбыз барып тоташкан Чыңгыз хан, Атилла чорына күчерде. Режиссер тарафыннан сөзеп алынган фикерләр, җырлар һәм лирика, сәхнәдә өтер-ноктасына чаклы төгәл билгеләнгән пластика күпне күргән, күпне кичергән һәм бөтен дөньяга сибелгән татарларның бер рухтан яралганлыгын искә төшерде. Җылатса -җылатты, җырлатса -җырлатты, әмма максатына ирештете бу манзара - татарлыкны уятты!

Йокламыйсы иде хәзер, ә?!

Рәдифә НОГМАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса