Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрында Хәй Вахитның “Күк капусы ачылса” музыкаль комедиясенең премьерасы булды

Әлмәт татар дәүләт драма театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Әсәрне сәхнәгә режиссер Ильяс Гәрәев куйган.

Хәй Вахит турында: "60-70 нче елларда иң күренекле татар комедиографларыннан берсе булып танылды. Бу жанрда заман проблемаларын хәл итүдә дә ул юл яручы авторларның берсенә әверелгән иде", дип язалар. Драмаларында автор күбрәк конфликт һәм характер эз​ләү белән шөгыльләнсә, комедияләрендә сюжет төрлелегенә һәм җанлылыгына омтыла. «Күк капусы ачылса» әсәре шундыйлардан. Бу әсәрен драматургның иң көлкеле, шул ук вакытта иң мәгънәле коме​дияләре рәтендә атыйлар. Водевиль рус, азәрбайҗан, ка​закъ, башкорт сәхнәләрендә зур уңыш казанган. Әлмәт сәхнәсендә премьераның "гомере" нинди булыр, анысын вакыт күрсәтер.

Соңгы бер-ике елда Әлмәт театрының тамашачы белән яңа телдә, башка алымнар белән аралашу омтылышларына күнегә башладык. Һәр премьерадан яңалык өмет итәргә ияләндек. Шуңадырмы, "традицион" калыпларга салынган тамаша игътибарны тулаем тота алмады.

Спектакль алдыннан экранда әлеге спектакльдән данлыклы Камал театрының танылган актерлары катнашындагы тарихи кадрлары рәте, заманында әлеге спектакльгә көй иҗат иткән Сара Садыйкованың үз тавышын ишеттерү дә сәхнәгә юнәлгән дулкынны өзде генә. Кадерле кадрлар (сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов Рәфгать Бикчәнтәев куелышы хакында: "Күбек сыман җиңел, якты юмор, бетмәс-төкәнмәс фантазия, актер табышлары, көлкеле детальләр белән тулып, ургылып-ташып торган, музыка, җыр һәм бию номерлары, интермедияләр белән баетылган спектакль ун ел дәвамында, ягъни 1977 елның ахырынача театр сәхнәсеннән төшмәде", дип яза) урынсыз кулланылган дияргә сәбәп бу.

Дөрес, шәһәрдәшләр арасында нәкъ менә шундый тамашалар көтүчеләр бар. Яңача куелыштагы спектакльләрнең берсе турында гәп куерткан ике тамашачының сүзе колакка кереп калган: "Безнең күңелгә батмый бу... Булса, сәхнә уртасына басып, гыйшкының күзенә карап "яратам" дип сыктата торган булсын". Кызганыч, бу тамашада күренмәде үзләре. Югыйсә, "Күк капусы ачылса" алар көткән спектакль. Сәхнә декорация белән шыплап тулган: өе өй урынында, урындыгы урындык, өстәле өстәл... Символлар чишеп, уйлап баш ватасы юк. Актер уенын карап хозурлан.

Комбинат директоры Госман Ганиевич (Ильяс Гәрәев) күршесе, комбинатта техника бүлегендә эшләүче уйлап табучы Газизнең (Динар Хөснетдинов) тәкъдимнәренә әһәмият бирми. Имеш, Газиз кебек гади кешеләр моңа сәләтле түгел. Шуның аркасында ике күрше гаилә арасында каршылык туа, бигрәк тә Газизнең атасы Шакир (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев) моңа рәнҗи. Ахырда Газиз хәйлә юлына басарга мәҗбүр була: җыю цехын реконструкцияләү буенча тәкъдимен башка исем белән кертә. Шул урында сюжет "тамырлана" башлый. Драматург шаян ситуацияләр ярдәмендә тормышта очрый торган аерым кимчелекләрне күпертә, намуссызлык, әрсезлек, саранлык, куркаклык, ялкаулык, хөсетлек һәм көнчелек кебек сыйфатларны фаш итә. Безнең көннәргә дә хас әлеге кимчелекләрне Римма Гайсина (Шәмсия), Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина (Бибиәсма), артистлар Эдуард Латыйпов (Гайфи Габдрахманов) һәм Илшат Агиев (Ризван Арсланов) җете төсләрдә тамашачыга җиткерде.

Сүз уңаенда, спектакльнең рәссамы - Нурия Габидуллина, биюләрне сәхнәгә куючы - Валерий Кантюков. Музыка бизәлешендә - Сара Садыйкова җырлары.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250