Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театрына башкортлар яккан яла дөреслеккә чыкмады

Башкортлар актерларны "әхлак нормаларын бозуда" гаепләде. Имеш, сәхнәдән безнекеләр башкортларны "сасы, бетле" дип атаган.

Конфликт турында әдәбият белән бәйле хезмәтләрдә "драматургиянең нигезе" диләр. Бу жанрда конфликт бөтен нәрсәне эченә ала. Ул сюжеттагы капма-каршы көчләрнең, омтылышларның бәрелеше белән генә чикләнмичә, социаль, дөньяви, фәлсәфи карашларны да күз уңында тота.

Сәнгатьнең, атап әйткәндә, театр сәнгатенең әлеге көче турында мәдәният министры Ирада Әюпова да искәртте:

- Бу вакыйга сүз һәм актер уенының зур көчкә ия булуын дәлилли. Сүз белән дуслаштырырга да, дошманлаштырырга да була. Шуны да ассызыкларга кирәк, татар театрларында гротеск ул гадәти күренеш, ә башкортларга аеруча тәэсирлелек һәм романтизм хас.

Мәгълүм булганча, 70 еллык юбилее уңаеннан Әлмәт театры Уфага 4 көнлек гастроль планлаштырган иде. Алты тамашаның дүртесен генә уйнап, труппа вакытыннан алда кайтты. Әлеге иҗади сәфәрен алар Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектакле белән ачты. Тулы залда уңыш белән үткән тамашадан соңгы вакыйгалар гына юньсез анекдотка әйләнде. Башкортлар актерларны "әхлак нормаларын бозуда" гаепләде. Имеш, сәхнәдән безнекеләр башкортларны "сасы, бетле" дип атаган. Мәсьәләне тәгаен белмәгән татар "эшлеклеләре" шундук "аһ" итте. Кеше сүзенә ышанып, "болай ярамас иде" дип шәрехләде. Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, "кабы чего не вышло" дип яшәргә күнеккән без тизрәк гафу үтенергә ашыктык. Спектакльне сәхнәгә куйган Илдар Хәйруллинның "Вечерняя Казань" газетасына биргән әңгәмәсенә караганда, лингвистлар җыелып текстны, аудиоязманы тикшергән, тик бернинди ярамаган гамәл, гаеп сүз тапмаган. Әлмәт театрына күршеләр яккан яла дөреслеккә чыкмады. Республика мәгълүмат чараларында бу хәл артык "куермады". Ләкин социаль челтәрдә бәхәсләр кызу булды. Шунысы куандыра, илнең театр җәмәгатьчелеге бу хәлдә артистлар яклы иде. Мәскәүдән театр тәнкыйтьчесе Павел Рудневнең вәзгыятькә фикере мондый:

- Уфада булган "курьез" дәүләт мөнәсәбәт белдергән очракта, юктан гына да агрессия һәм нәфрәт кабыну ихтималын ачык күрсәтте... Аңа калса, мөселманнар да "Отелло" финалы өчен Шекспирга үч сакларга тиеш булып чыга. Әдәбиятта руслар турында да мәзәкләр хәттин ашкан, - Тәнкыйтьче сүзләренчә, Томск халкы кебек булырга кирәк. - Чехов кала турында чирканыч нәрсәләр язды, ә алар яр буена аның һәйкәлен бастырды.

Бу уңайдан башка театр вәкилләре дә үз сүзен әйтте. "Вести FM"ның мәдәният буенча күзәтүчесе Григорий Заславский әлеге вакыйга уңаеннан язмасында Әлмәт театрын "башкаладан читтә урнашкан һәм Россия күләмендә танылган иң яхшы театрларның берсе" дип атады.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса