Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры яңа проект тәкъдим итә

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әлмәт татар дәүләт драма театры "Җиңү героикасы һәм мелодикасы" дип аталган яңа проект тәкъдим итә.

Бу әдәби-музыкаль тамашада Бөек Ватан сугышы хронологиясенә генә түгел, ә архив документларына нигезләнгән аерым тарихларга, сугыш чоры басмаларында чагылган язмышларга игътибар бирелә. Куючы режиссер Ильяс Гәрәев архивларда фронт бригадалары турында бай материал туплаган, дәһшәтле елларда яу кырында яздырылган тере тавышлар тапкан. Әлмәтлеләр өчен әлеге кичә якташлары турында яңа мәгълүмат ишетү белән дә кызыклы булырга ошаган. Чарага Әлмәт туган якны өйрәнү музее дә теләктәшлек күрсәтә. Бер сәгать - сәгатьтә егерме минутлык тамашаны 6,7 май көннәрендә үсмерләргә, студентларга тәкъдим итәргә ниятлиләр. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева сүзләренчә, әлеге проект аеруча предприятие-оешмалар өчен отышлы. Ягъни Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарын хөрмәтләү өчен бу кызыклы, мавыктыргыч тематик һәм профессиональ уникаль чара. 8 майдагы тамаша исә хәйрия чарасы булачак. Сүз уңаенда, Әлмәт театры икенче ел рәттән "Ел хәйриячесе" республика бәйгесендә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса