Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры “Туй” спектаке белән «Нәүрүз» фестивалендә катнашачак

3-7 июнь көннәрендә Казанда XI Халыкара төрки халыклар театр фестивале «Нәүрүз» узачак.

Программага Татарстанның 7 театры спектакльләре, Россиянең башка төбәкләреннән 19 театр, шулай ук чит ил театрлары кергән.

Казанга 550 кунак килүе көтелә. Биредә Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Саха-Якутия, Хакасия, Алтай, Тыва, Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Казакъстан театрлары үз тамашаларын күрсәтәчәк.

Моңа кадәр фестивальдә Татарстанның барлык татар театрлары да катнашса, быел исә иң лаеклылар гына Казаннан Камал, Тинчурин, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар, Әлмәт татар дәүләт драма, С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма, Чаллының, Казанның "Әкият" курчак театрлары үз әсәрләрен тәкъдим итәчәк.

"Нәүрүз"дә камаллар Й. Фоссеның "Җәйнең бер көнендә", "Мулла", тинчуриннар Т. Миңнуллинның "Төш", Әлмәт татар дәүләт драма театры Б. Брехтның "Туй", яшь тамашачылар театры Н. Исәнбәтнең "Җиде кыз", минзәләләр Т. Җүҗәноглуның "Ташкын"ын күрсәтәчәкләр. Төбәкләрдән татар театрларыннан оренбурлар Мольерның "Хәйләкәр уеннары" спектаклен тәкъдим итә, Туймазы татар театры Ф.Бүләковның "Каһәрле мәхәббәт"ен алып килә.

«Нәүрүз» фестивале 2013 ел Универсиадасының мәдәни программасына кертелгән. Бу чара Уеннарның мәдәни-имидж программасының бер өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250