Әлмәт таңнары

Әлмәт театры “Россиянең кече шәһәрләр театрлары фестивале”ндә Гран-при яулады

Уильям Шекспирның "Ромео һәм Джульетта" спектакле белән Әлмәт театры Коломнаны яулап кайтты.

Быел Мәскәү яны каласында узган XII "Россиянең кече шәһәрләр театрлары фестивале"ндә мәртәбәле жюри тамашаны иң югары бәягә - " Иң яхшы спектакль" номинациясенә лаек дип тапкан.

"Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивале"н - "кече" сәхнәләрдә иҗат ителгән иң яхшы спектакльләрне туплаучы әһәмиятле вакыйга, дип бәялиләр. Әлеге чарада Әлмәт татар дәүләт драма театрының беренче генә катнашуы һәм җиңүе түгел. Тәүге тапкыр "Гашыйк Кәриб" спектакле белән катнашкан труппа анда танылырга өлгерде инде.

Быелгы фестиваль 31 майда башланып 6 июньгә кадәр дәвам итте. Форумда барлыгы 16 коллектив катнашты. Ә бу актерлар, режиссерлар һәм театр җитәкчеләрен дә кертеп 350 дән артык кеше дигән сүз. Фестивальдә катнашучыларны спектакль уйнау белән генә чикләмичә, аларга һөнәри-мәгариф программа да тәкъдим ителде. Сәхнә теле һәм пластика буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар оештырылды, төрле танылган мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар да үтте. "Культура" каналына биргән әңгәмәсендә Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева быел җитәкчеләр өчен дә беренче тапкыр мастер-класс оештырылуын һәм авторлар хокукы белән бәйле "агарту"ның кызыклы һәм мәгълүматлы булуын ассызыклады.

Быелгы фестивальне Россиянең халык артисты Евгений Князев рәислегендәге жюри бәяләде. Баксаң, бу юлы Серов шәһәренең Чехов исемендәге театры да фестивальдә Шекспирның "Ромео һәм Джульетта"сы белән катнашкан икән. Ничә йөз еллар элек язылган текстта заманча мәгънә табып сәхнәләштерелгән безнең спектакльне жюри да, тамашачылар да өстен күргән.

Реклама

Гадәт буенча җиңүче спектакль Мәскәүдә Евгений Миронов җитәкчелегендәге Театр Нацийда уйнаячак.

Фейсбук челтәрендә "Ромео һәм Джульетта"ның режиссеры Искәндәр Сакаев "Кадерлеләрем! Артистлар, Әлмәт театры хезмәткәрләре-көрәштәшләрем - без булдырдык. Гран-при безнеке!" дип язып куйган.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: