Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Россия кече шәһәрләре театр фестиваленә юл ала

Евгений Миронов җитәкчелегендәге Нация театры оештыра торган Россия кече шәһәрләре театр фестиваленең быелгы 12 нчесе Мәскәү янындагы борынгы Коломна шәһәрендә узачак.

31 майдан 7 июньгә кадәр биредә кече шәһәрләрдән килгән 16 театр чыгыш ясый. Фестиваль афишасында Мәскәү һәм Ленинград, ерак Калининград һәм Красноярск өлкәсе театрлары да бар. 31 майда - фестивальне ачу көнендә, гадәттәгечә, Нация театры чыгыш ясый. Әлмәт театры быел фестивальдә өченче тапкыр катнаша. 1 июньдә артистлар У. Шекспирның "Ромео һәм Джульетта" спектаклен (режиссеры Искәндәр Сакаев) уйный. Театр беренче тапкыр фестивальдә шулай ук ул куйган "Гашыйк Кәриб" спектакле белән катнашкан иде. "Ромео һәм Джульетта"ны тагын Свердловск өлкәсе Серов театры да уйный. Фестиваль программасында заманча драматургия һәм классиклардан Грибоедов, Гоголь, Горький, Булгаков, Шукшин әсәрләре тәкъдим ителә. Фестивальнең җиңүче спектакле Нация театрында күрсәтеләчәк.

Әнисә Таһирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса