Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры "Кызык кино" белән французны шаккатырды

"Татарга тылмач кирәкми" диләр. Французларга да кирәкми икән бит ул. Әнә бит ике көн рәттән Париждан килгән актер һәм режиссер Әлмәт театрында тәрҗемәсез тамаша кылды. "Кызык кино" ретро концертын караганнан соң Патрик, гомумән "миңа бер көн булса да шушы сәхнәдә уйнарга рөхсәт итсәләр иде" дип хыялланды. Патрик Руэ - Франция...

"Татарга тылмач кирәкми" диләр. Французларга да кирәкми икән бит ул. Әнә бит ике көн рәттән Париждан килгән актер һәм режиссер Әлмәт театрында тәрҗемәсез тамаша кылды. "Кызык кино" ретро концертын караганнан соң Патрик, гомумән "миңа бер көн булса да шушы сәхнәдә уйнарга рөхсәт итсәләр иде" дип хыялланды. Патрик Руэ - Франция башкаласындагы Театр де Пари (Tthéâtre de Paris) актеры.

Безгә Париж гашыйклар шәһәре тоелса да, ул дөньяда мәдәни кала буларак билгеле. Mесье Патрик сүзләренчә, бүгенге көндә Парижда 30 дан артык театр бар. Театр де Пари шуларның берсе һәм ул борынгылардан санала. Заманында Парижның Троица районында тантаналар өчен төзелгән бинада (аңа имеш Людовик XV һәм корольнең фавориты Маркиза де Помпадур химаячелек иткән) Париж тамашачысына Генрик Ибсен кебек төньяк Европа авторларын тәкъдир иткән Яңа театр ачыла. Гасырлар дәвамында кулдан-кулга күчеп йөргән әлеге Театр де Парида Ален Делон, Роми Шнайдер, Жан-Поль Бельмонда, Жерар Депардье кебек безгә билгеле актерлар уйнаган. Әлмәт кунагы Партик Руэ да шушы театрда иҗат итә. Патрик үзен режиссер буларак та сыный икән. Нигездә комедияләргә өстенлек бирә. Әлмәт театрының "Кызык кино" ретро концертын караганда да ул Әлмәт актерларының уенына таң калып утырган.

  • Әлмәтнең шарлавыклы буаларын күрдем. Мәчеттә дә, җәмәгать туклану урыннарында да булдым. Һәр җирдә ачык йөз белән каршылыйлар. Монда сокландыргыч кешеләр яши, - дип Әлмәт турындагы тәэсирләре белән уртаклаша Франция вәкиле. - Театрны үлеп яратучы буларак мин Әлмәт театрын читләтеп уза алмадым. Мондагы матурлыкка мөкиббән булдым. Театр шулкадәр күркәм. Актерлар уенын күзәттем: милли үзенчәлекле музыкаль комедияләр биредә шәп бара. Алар искиткеч оста уйный, күзгә рәхәт, күңелле.

Месье Руэ белдергәнчә, ул рус авторларын ярата. Аларны күп укыган, Чехов һәм Гоголь әсәрләрен Париж сәхнәләрендә куйган да.

  • Россиягә килүемнең сәбәбе - рус, шул исәптән Татарстан мәдәнияте һәм сәнгате белән якыннанрак танышу. Сездәге традицияләрне аңлый башладым шикелле. Кайткач бу хакта, һичшиксез, дусларыма, якыннарыма сөйлиячәкмен, - ди Патрик.

Әлмәт театрында спектакль кую теләге дә юк түгел аның. Бүгенге көндә Франциянең һәм яңа Ауропаның бөек комедиографы Мольер әсәрләре өстендә эшли. Бер көн килеп Әлмәт сәхнәсенә француз комедиясе чыкмасмы әле. Әлмәт театры өчен Мольер ят автор түгел. 2001 елда аның «Жорж Данден, яки хур ителгән ир» комедиясен театр сәхнәсендә режиссер Миләүшә Закирова куйган иде. Әлмәт артистларының чит ил режиссеры белән чирканчык алганы бар. Македонияле Звездана Ангеловска 2011 елда Гоцциның "Болан-патша" әсәрен сәхнәләштерде.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса