Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры "Әкият арбасы" проектын тәкъдир итте

26 майда Әлмәт татар дәүләт драма театрында "Әкият арбасы" проекты кысаларында әзерләнгән "Су анасы" спектаклен тәкъдир иттеләр. Кызыл залда уздырылган премьерага балалар бакчалары белгечләре, журналистлар чакырылган иде. "Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм; Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм". Тукайның барыбызга да таныш юллары спектакль дәвамында яңгыраса...

26 майда Әлмәт татар дәүләт драма театрында "Әкият арбасы" проекты кысаларында әзерләнгән "Су анасы" спектаклен тәкъдир иттеләр. Кызыл залда уздырылган премьерага балалар бакчалары белгечләре, журналистлар чакырылган иде.

"Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм".

Тукайның барыбызга да таныш юллары спектакль дәвамында яңгыраса да, Әлмәт театры артистлары "Су анасы"н өр-яңа формада тәкъдим иттеләр. Урам театры стиленә яраклаштырылган тамашаны зур булмаган бакча залында да, уен мәйданчыкларында да сәхнәләштерергә була. Хәер, балаларны театр сәнгатенә якынлаштыруны максат иткән бу проект җәйге сәламәтләндерү лагерьлары һәм белем бирү учреждениеләрендә күрсәтү өчен әзерләнгән дә. Шуңа күрә бер ягына чаршау тартылган, берьюлы киенү-чишенү бүлмәсе дә, сәхнә дә, декорация булган гап-гади ат арбасы, тиз арада "урын һәм вакыт" алыштырырга мөмкинлек бирүче таякка "урнаштырылган" образлар (ай, кояш, эт, алтын тарак), биш кешелек актерлар составы чып-чын мобиль театрны хәтерләтә.

Һәрвакыт яңалыкка омтылучы Әлмәт театрының әлеге тамашасы балалар белән аралашуга корылган. Шунлыктан ул 3 яшьлек нәниләргә дә аңлашыла торган, үсмерләргә дә үтемле телдә. Күл "сандугачлары" Бакаҗан белән Баканур спектакль башыннан ук тамашачы белән элемтә урнаштыра һәм үзләренең уенына ияртә. Спектакльнең инсценировка авторы Гөлнара Кәшипова да, режиссеры Гүзәл Акбердина да мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төркемнәргә бүленеп "зурларча" уйнарга яратканын да исәптә тотканнар һәм бу тамашада да чагыла. Моннан тыш спектакль барышында артист тамашачыны эт итеп "һау"лата да, җырлата да, хәтта йоклата да.

Соңгы тамаша "Су анасы"ның тарагын урлап качкан малай "өендә" бара. Тукайның якташы - Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина башкаруындагы бишек җыры, әйтергә кирәк, күпләрне әниле балачакка кайтарып, тәмле-татлы йокыны сагынырга мәҗбүр иткәндер.

Гомумән, спектакль барышында әледән-әле татарны дөньяга таныткан көйләр яңгырый, ул милли бию элементлары белән баетылган. Бер сүз белән әйткәндә, чын безнеңчә, матур, якын, кадерле.

Бию димәктән, көнчыгыш бергә-бер сугыш элементларына корылган хореография өлешләре (куелышы Раушан Мөҗәммәтҗановныкы) тамашаны балалар арасында популяр булган аниме стилендәге мультфильмга да тарта. Бу охшашлык спектакльдә кулланылган шаман мифологиясе символикасында да (мисал өчен, битлекләр) чагыла. Гомумән алганда, "Су анасы"н караган бик күп төрле милләт вәкиле үз халкы җәүһәрләрен - киемдә булсынмы ул, көй бизәлешендәме - күрә алачак.

Тетарның баш режиссеры Гүзәл Акбердина кисәткәнчә, 7 нче тапкыр гына кабатланган сәхнә әсәре барышында хилафлыклар булса да, гади тамашачыга алар сизелмәде. Әллә артистлар тамашачының җылы кабул итүен сизделәр, әллә шул тиклем остарып беткән профессионалларга өлешчә импровизация җиңел бирелә - тик әкиятне карау тын алу белән бер булды. Премьерадан соң фикер алышуда катнашкан тәрбиячеләр дә артистларның осталыгын, әкиятнең гадәти булмавын, проектның бик урынлы булуын искәрттеләр.

"Әкият арбасы" кысаларында нәни тамашачылар тиз арада шулай ук тагын бер татар, икесе рус, берсе инглиз телендә әзерләнгән тамаша күрәчәкләр. Якын киләчәктә төрлесе төрле юнәлештә хәрәкәт итүче төркемнәрне берләштереп, театр белән бер көн уздырырга да мөмкинлек булачак.

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса