Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры китап тәкъдир итә

"Әлмәт татар дәүләт драма театры китабы" - 70 еллык юбилеен театр шул исемдәге китап белән тарих битләренә яза.

Яңа нәшердән төшкән басманы артистлар 20 ноябрьдә тәкъдир итә. Ул гади тәкъдир итү генә булмаячак. Ә театрның тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамашага әвереләчәк дип ышандыралар. 70 ел эчендә куелган һәм популяр булган спектаклөзекләр дә, мәшһүр артистларны искә алулар да булачак. Театр яраткан тамашачыларын, дусларын, хезмәттәшләрен шушы кичәгә көтеп кала. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса