Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Камал театрында чыгыш ясаячак

4-8 февраль көннәрендә Камал театры сәхнәсендә Әлмәт драма театры гастрольләре булачак.

Театр оешуга 70 еллык уңаеннан Әлмәт театры Казан тамашачысына соңгы еллардагы премьераларын тәкъдим итә.

Татар классиклары Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" һәм Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" комедияләре, Илгиз Зәйниевнең "Туган-тумача" һәм "Сагынуларга ни чара?" спектакльләре зур сәхнәдә булачак. Кече сәхнәдә режиссер Искәндәр Сакаев куйган дөнья классиклары Бертольт Брехтның "Туй", Ульям Шекспирның "Ромео һәм Джульетта"сы уйнала, шунда ук балалар өчен Туфан Миңнулинның "Акбай һәм сарык малае" әкияте була. Гастрольләр 8 февральдә "Татар театрыннан концерт-тамаша" белән төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250