Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Диләфрүзгә кияү эзли [+ФОТОЛАР]

"Ишеттегезме, җәмәгать, эзлиләр! Бөтен шәһәр шундый игълан белән тулган: Диләфрүзгә кияү эзлиләр, дөресе сайлыйлар. Безне дә драмтеатрга кастингка, кияү сайлашырга чакыралар икән".

Әлеге хәбәр бигрәк тә Әлмәт яшьләрендә "хәтәр" генә кызыксыну уяткан булып чыкты. АГИМСның һөнәри белем факультеты студентлары хәтта Әлмәт театрында булачак "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакленең премьерасын да көтмичә, репетиция барышын ук күзәтергә килде. Актерларның образга "керүен" күз алмый, кыланышларын елмаеп күзәтте яшьләр. Режиссер Нәфисә Исмәгыйлева актерларга әбәткә тәнәфес игълан итсә дә, тамак ялгау барып чыкмады. Студентлар яшь артистларны сәхнәдән җибәрмәде. "Актер һөнәрен кайчан сайлаганнар", "кайсы гастрольләр истә калган", "кайда-ничек ял итәләр", "артист булмасалар, нинди һөнәр сайларлар иде" кебек сорауларны яудырдылар гына. Берәү хәтта: "Сез уйнаганда тамашачы йоклап китсә, көенәсезме, көләсезме?" - дип сорады. Һәр сорауга реплика "атып" утырган Рифат Әхмәдиев монда да "телсез" калмады: "Уятмаска тырышып, тавышны баса төшебрәк уйныйбыз", - дип студентларны көлдерде. Актер Динар Хөснетдинов җавап тотучы "ролен" сорау алучыга алмаштырып, студентлардан театрга никадәр еш йөрүләре белән кызыксынды. Тегеләр шундук, нинди спектакльләр караулары турында "хисап тотты": "Студентлар 3D", "Балакаем"... Шулай аралашып алганнан соң, студентлар спектакльгә, һичшиксез, киләчәкләрен вәгъдә итеп саубуллашты.

"Диләфрүз" кайтты

Танылган татар драматургы Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" комедиясе ничә дистә еллар театрлар афишаларыннан төшми. Аны актерлар, режиссерлар үз итә, әлбәттә, галиҗәнап тамашачы да ярата.

Әлеге спектакль Әлмәт театры репертуарында камалларныкына караганда да иртәрәк пәйда булды. Казан тамашачысы Марсель Сәлимҗанов куйган комедияне тәүге тапкыр 1972 елда күрде. Ә әлмәтлеләр исә режиссер Зәкия Туешева сәхнәләштергән тамашаны 1970 елда ук алкышлады. Ул вакытта Диләфрүзне Луиза Солтанова (Татарстанның халык артисты, Р. Төхфәтуллин премиясе лауреаты), Җәмил ролен Түзем Алишев башкара. Кияүләр ролендә Камил Вәлиев (РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты, Р. Төхфәтуллин премиясе иясе), Салих Нуриев, Рамазан Ихсановлар (Татарстанның халык артисты) уйный.

28 елдан соң комедия театр репертуарына Илдар Хәйруллин куелышында "Әрәмәлек кияүләре" исеме белән кайтты. Төрле буын театр сөючеләр яратып өлгергән 2 пәрдәлек музыкаль комедия Әлмәт татар дәүләт драма театры афишаларында янә пәйда булды. Аны режиссер Нәфисә Исмәгыйлева һәм театр яшьләре яңартты. Спектакльнең рәссамы Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. Музыка бизәлеше Рәфис Камаловтан. Биюләрне хореограф Андрей Сорокин (Санкт-Петербург) куйды. Спектакльдә композитор Хөснул Вәлиуллин җырлары яңгырый.

Беренче куелыштан соң күп сулар акты. Замана башка, җәмгыятьтә кыйммәтләр үзгә. Зирәк юмор, искиткеч музыка, дәртле биюләргә корылган комедия гына шул ук. Хәер, бүгенге көнгә дә аваздашлык юк түгел. Киемнәр заманча, кияүләр дә хәзер атта, мотоциклда түгел, затлы машинада элдерә. Кәләш тә белгечлеген алыштырган: читтән торып институтта белем алучы Диләфрүз ландшафт дизайны белән шөгыльләнә. Тамашачыларның кәефе, реакциясе, спектакльдән соң басып алкышлавы - яңалык ошады, кабул иттеләр, 47 ел элек язылган комедия бүгенге көнгә аваздаш дияргә җирлек.

Шулай итеп, көннәрдән бер көнне авылга "Сөембикә" журналының яңа саны килеп төшә. "Ялтыравыклы" басмада - авылның беренче гүзәле Диләфрүз (актриса Лилия Заһидуллина). Нәкъ шуннан башлана да инде мәхәббәт мәрәкәләре. Спектакль дәвамында геройлар холкына һәм вакыйгалар агышына хат ташучы Саҗидә (Рүзилә Шәймөхәммәтова) белән сөйгәне, Сабантуй батыры Амур (Раушан Мөхәммәтҗанов) ачыклык кертә. Кызның сурәтенә мөкиббән егетләрдән күпләп хатлар агыла. Тик замана Диләфрүзе күңеленә генә кем якындыр: гыйлемле Галимме (Илсур Хөснетдинов), шук Шәкүр (Алмаз Шаһимәрдәнов), я тырыш Җәмилме (Рифат Әхмәдиев)? Бәлки ул кыйммәтле гаджет иясе Исмәгыйльне (Динар Хөснетдинов) сайлар?! Әсәрнең эчтәлеге белән таныш түгел тамашачы спектакль ахырына кадәр шул сорауга җавап эзләде. Тәнәфес вакытында берәү хәтта түземсезләнеп, "в итоге, кемне сайлый соң инде ул?" - дип төпченеп тә маташты.

Менә шул. Диләфрүзгә кияү сайлашырга теләүчеләр, әле соң түгел - 21 май көнне чираттагы "кастинг"ка күз салырга мөмкин.

Ләйләгөл МИНАЕВА








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса