Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры артистлары Дагыстаннан иҗади сәфәрдән кайтты

Театр иҗади сәфәрдән кайтты. "Татарстан-Кавказ: безне легендалар якынайта" Россия проекты кысаларында безнең артистлар Дагыстанда булды.

"Булды" дип әйтү бернәрсә дә әйтмәү булыр иде, алар анда "яшәде": хис-тойгылар эчендә, матурлык, хозурлык дөньясында, җәйрәп яткан диңгез ярында, кунакчыл Кавказ халкы арасында, хыяллар җирендә, сәнгатьне сөйгән тамашачы алкышында... Кыска вакыт аралыгында кавказлыларны да яшәтте.

Кизләр, Махачкала, Дербент - артистлар берсен дә тыныч күңел белән искә ала алмый. Юк, телевизордан ишетеп белгән куркыныч Кавказ җире булганга түгел (аны атыш-сугыш үзәге дип әйтүләре хаклыкка туры да килми икән, бүген кай тарафта тынычлык хөкем сөрә?), ә чит төбәктәге ихлас гүзәллек, саф туганлык, йөрәкләрен җилкендергән ихтирам аларны җиде күкләргә күтәргән.

"Гашыйк Кәриб" һәм ногайлылар

"Гашыйк Кәриб" күпләрне әсир итәргә өлгерде, аның яуламаган казанышлары да калмады кебек. Кавказ кешеләрен дә үз ятьмәсенә алды ул. Кизләр, Махачкала, Дербентта яшәүчеләр бу кадәр югары дәрәҗәдәге куелышны күреп, "аһ" иткән. Тирә-юньдәге бөтен театр әһеле, шул исәптән Авар, Кумык, Табасар, Азәрбайҗан, Тат театрлары җитәкчелеге, режиссерлар, критиклар, журналистлар Лезгин дәүләт театры сәхнәсендә куелган спектакльдән соң кичерешләрен ярып сала: әлмәтлеләр күптән инде алга киткән, мондый бай декорация, куелыш, стилистика аларның төшләренә дә керми, боларның һәммәсе дә кавказлылар өчен ачыш булган. Безнекеләрнең мастер-класс сәгатьләрен алар бик озак сагынып искә алачак әле! Сәнгатьне бәяли белгән ногайлыларны күргәч, Гөлнара Вәлиева хәтта әйтеп куя: спектаклебезнең искиткеч икәнлегенә тагын бер кат инандым - ул Кавказдагы сусыл, янып торган анар кебек!

Җирле халык та шул фикердәдер, мөгаен. Шулай булмаса, 12 ел элек халык театры сәхнәләштергән "Гашыйк Кәриб"не кабаттан яңартырга дигән карарга килмәсләр иде.

"Вәгъдәм калды"

- Тагын бер тапкыр Кавказга бармыйча булмастыр дип уйлап торам. Лезгинка биегән идем, кайбер хәрәкәтләрне мин бик яхшы беләм, - ди Айрат Мифтахов. - Вәгъдә бирдем: биюне тулаем өйрәнеп, барысын да шаккатырырга!

Кыю адым! Кыю тәкъдим! Әмма ул театр директоры Фәридә Исмәгыйлеваның күңеленә хуш килде: артистларның, бердән, чаялыгын, икенчедән, сәяхәтнең уңышлы узуын күрсәтә бит. Кем белә, театр вәкилләре әйткәнчә, "Татарстан-Кавказ" проекты тагын кабатланмасмы әле?

Ә лезгинка биюе чынлап та шәп булган, диләр. Айрат башкаруындагысы да, җирле халыкныкы да.

Менә сиңа туй!

Гореф-гадәтләрне, ата-бабалардан килгән йолаларны монда кадерләп саклый белүчеләр яши икән. Үз тарихлары, нәсел-ырулары белән горурланучы халыкка сокланып кайткан әлмәтлеләр. Ә менә туйлар аларны һуштан еккан. Шимбә, якшәмбе, дүшәмбе биредә гел туйларга гына багышлана һәм аларның һәрберсе дә 700-1000 кешене җыя, ди. Бер сүз белән әйткәндә, Кавказда иң изге бәйрәм - туй. Бу хакта бигрәк тә Илшат Агиев "тәмле" итеп сөйләде: кәләшне калым түләп, 300 мең яки 100 сарык, я булмаса 40 төрле мал-туар белән сатып алу бүгенгәчә дәвам итә икән. Иң бай кәләшләр дә биредә яши булып чыкты. Туйда кыз ничә кеше белән бии, бүләккә шулкадәр алтын җыя - артистлар үзләре шаһит.

Алар һәм без

Табигатенең матурлыгына, һавасының чисталыгына, Каспий диңгезенең йөгерек дулкыннарына гашыйк әлмәтлеләр рус шагыйрьләренең ни өчен Кавказ ягына сәяхәт кылуларын аңлаган: илһам, рух, энергетика чыганагы биредә икән! Моннан тыш, милләтләрнең үзара дус яшәвенә, әти-әниләргә, әби-бабаларга булган хөрмәткә таң калган алар.

- Андыйлар белән аралашкач, үз кимчелекләреңне ныграк аңлыйсың, - ди Наилә Нәҗипова. - Безнең белән чагыштырырлык түгел.

Сүгенгән кеше юк, рәхмәт сүзе (алар телендә "саубул" буларак яңгырый икән) чын йөрәктән әйтелә - безгә мондый мөгамәләгә ерак шул әле.

Элемтәләр дәвамлы

Җанлы аралашу, эчкерсез мөнәсәбәт, йөрәкләрдән-йөрәкләргә сузылган нечкә күңел кылларын тибрәтердәй дуслык җепләре ике якны да якынайта: тугыз көн эчендә алар бергә кайный, бер-берсенә җан җылысы өләшә. Чит якларда үзебезнекеләрне очратып, туган җир сәламен дә җиткерә әлмәтлеләр. Бер очрашу гел көтмәгәндә килеп чыга, бертуктаусыз шыбыр-шыбыр яуган яңгырдан саклану өчен Махачкала базарына галош алырга кергән артистлар 90 нчы елларда Әлмәттә яшәгән ханым белән күрешә. Аларның кичерешләрен язу артык булыр иде, сүзсез дә аңлашыла...

Ногайлылар белән элемтә сәяхәттән соң да дәвам итә: Корбан бәйрәмендә алар ерак араларны якын итеп бер-берсенә котлау юллый, хәтта камыр ризыкларын пешерү серләре белән дә уртаклаша.

Элемтәләр тагы да җитдирәк булырга охшап тора әле: Ногай башлыгы Татарстан, Әлмәт белән дуслашырга исәп тота икән. Аңа җир сорап мөрәҗәгать иткән Америкага ике дә уйламыйча кырт кискән фермер биләмәләрен Әлмәткә ике куллап бирергә риза булуын җиткергән.

Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, хәзер безгә Кумык театры килергә җыена. Шулай ук Ногайның "Айланай" бию ансамбле Татарстан буенча концерт куярга исәпли.

Якынайдык!

- Актер күп күрергә, белергә, укырга, аралашырга, яңадан-яңа уңай тәэсирләр алырга тиеш. Өйдә генә утыру аның өчен файдага түгел, - ди Фәридә Исмәгыйлева. - Проектны "Татарстан-Кавказ: безне легендалар якынайта" дип дөрес атаганбыз. Якынайдык.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

P.S. Күптән түгел театр тормышын яктырткан материалыбызны газетада "Ачтылар да, качтылар" дип язган идек. Ачтылар! Бу юлы кавказлыларга яңа сәнгать дөньясы ачтылар һәм сезонны күтәренке рухта дәвам итәргә көч-илһам туплап кайттылар! Гашыйк итеп кайттылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250