Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры актрисасы Раушания Фәйзуллина Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премиягә лаек булды

Камал театрында быел 15 нче тапкыр Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия тапшырылды.

"Җыен" фонды гамәлгә куйган бу бүләккә лаек булучылар арасында Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы Раушания Фәйзуллина да бар. Премия театр сәнгатендәге казанышлары булганнарга 1999 елдан бирелә. Шушы вакыт эчендә аңа Татарстанның, Россиянең һәм чит илләрнең танылган театр әһелләре, атап әйткәндә дистәләгән режиссер, актер, драматург, сценограф һәм тәнкыйтьчеләр, җәмәгать эшлеклеләре лаек булды.

Дамир Сираҗиев - татар сәхнәсенең талантлы режиссеры, милли хәрәкәт активисты, сәясәтче, милли мәнфәгатьләр өчен акчасын кызганмаучы эшмәкәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250