Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры 69 нчы сезонын “Кыю кызлар” белән ачты

Әлмәт татар дәүләт драма театры 69 нчы - юбилей алды сезонын ачты. Тантананың кыска гына рәсми өлешендә труппаның узган сезондагы премьералары, проектлары, уңышлары, фестивальләр, гастрольләр турында искә алдылар. Сүз уңаенда, сезон ачу белән труппа Дагыстанга иҗади сәфәргә юл алды. "Татарстан - Кавказ: безне легендалар якынайта" проекты кысаларында әлмәтлеләр берничә шәһәрдә...

Әлмәт татар дәүләт драма театры 69 нчы - юбилей алды сезонын ачты. Тантананың кыска гына рәсми өлешендә труппаның узган сезондагы премьералары, проектлары, уңышлары, фестивальләр, гастрольләр турында искә алдылар. Сүз уңаенда, сезон ачу белән труппа Дагыстанга иҗади сәфәргә юл алды. "Татарстан - Кавказ: безне легендалар якынайта" проекты кысаларында әлмәтлеләр берничә шәһәрдә "Гашыйк Кәриб" спектаклен уйнаячак.

Гадәт буенча бу көнне театрның сәнгать советы карары белән елның иң яхшы иҗатчыларын атадылар. Бу юлы А. Несинның "Ал җанымны, әфәнде!" спектаклендәге Дөрлиҗинан образы өчен Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова, Б. Брехтның "Туй"ындагы Кияүнең дусты һәм Х. Вахитның "Күк капусы ачылса" спектаклендәге Газиз образлары өчен артист Динар Хөснетдинов "Елның иң яхшы актеры" исеменә һәм район башлыгы премиясенә лаек булды. Динарга шулай ук "Театраль Идел" фестивале лауреаты исеме дә тапшырылды. Самарада узган сәнгать форумында "Туй" спектаклендәге образы өчен ул "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» мәртәбәсенә ия булган иде.

- Театрның язмышын Әлмәт тарихыннан башка күз алдына китереп булмый. Аның традицияләре шул хакта сөйли, - дип ассызыклады котлавында район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова. - Сез булганда тарихыбыз, телебез бар, татар милләтенең киләчәге өчен без тыныч дия алабыз.

Төбәкнең иң күренекле шәхесләренә бирелә торган юбилей медаленә театр әһелләре арасында да лаеклар бар иде. Муниципалитет вәкиле бүләкне шәһәрнең мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның халык артисты, режиссер Зәкия Туишевага һәм театр директоры Фәридә Исмәгыйлевага тапшырды.

Театр сөючеләргә Әлмәткә быел кайткан яшь актерларны да ачылу тантанасында тәкъдим иттеләр. Котлаулар салмак кына сезонның беренче премьерасы - Таҗи Гыйззәт әсәре буенча куелган "Кыю кызлар"га күчте.

Һай, кыюлар да соң!

Татар театрлары сәхнәсендә бу әсәр - сирәк кунак. 1968 елда аны Камалда режиссер Марсель Сәлимҗанов куя. Ренат Әюпов 2004 елда Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында сәхнәләштерә. 2005 елда "Кыю кызлар"ны Камалга Илдар Хәйруллин кайтара. Әлеге комедияне Әлмәт театры сәхнәсенә дә нәкъ менә ул алып килде. 1939 елда язылган әсәрне режиссер рәссам Валерий Яшкулов, Илдус Габдрахманов (бию) һәм Юрий Чаплин (музыкаль бизәлеш) белән бергә эшләде.

"Кыю кызлар" ачлыктан качып, яхшырак тормышка өметләнеп, шәһәргә килгән 3 ятим кыз турында. Үзләрен фәхешханәгә сатып җибәрәселәрен аңлаган гүзәлләр качарга ниятли. "Җиде кыз" бәете аларның бу теләкләрен көчәйтә һәм бәхетсез тормышларын үзгәртү турында хыял чаткысын кабыза. Бәеттәгечә батыр йөрәкле, кыю кызлар ир-ат киемнәре киенеп мәдрәсәгә укырга килә. Аларның мәдрәсәдәге шаян да, шул ук вакытта фаш ителү куркынычы тулы маҗаралары хыялларын тормышка ашырырга ярдәм генә итә.

Татар крестьяннарының тормышын, фольклорны, дини даирә яшәешен яхшы белгән (үзе дә мәдрәсәдә гыйлем эстәгән) драматург бу әсәрендә дә кимсетүләргә, гаделсезлеккә каршы чыга, икейөзлеләрне фаш итәргә омтыла. Шулай да спектакльнең беренче пәрдәсе буена мин сәер хистән арына алмадым. Дингә мөнәсәбәт үзгәргән, аның йогынтысы ныгыган бер заманда дин әһелләрен шулай "кара" күрсәтү белән килешәсем килмәде. Кызлар килеп эләккән йорт хуҗабикәсе Хаҗия абыстайның (Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина) татар кызларын фәхешханәгә сатып көн итүе, мәдрәсәдән мәдрәсәгә йөргән булдыксыз улы Гыйлемдарның (Илсур Хәертдинов) киләчәге өчен шулай "тырышуы", дәрес бирүче - мөдәррис Шәйхезаман хәзрәтнең (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев) ярминкәгә барып "борынгы һөнәр ияләре" белән типтереп йөрүе, Җомабикәсенең (Татарстанның халык артисткасы Луиза Солтанова) мәдрәсәдә сәдака өчен генә укытуы чын кимсетү сыман тоелды. Мәдрәсәдә хөрмәтле саналган өч хәлфәнең (Эдуард Латыйпов, Фазыл Насыйбуллин, Динар Хөснетдинов) җае чыккан саен хәмер, әфъюн белән сыйлану күренешләре, аларның мөдәрриснең гарип-горәбә кызларына дан-шөһрәт өчен генә өйләнү, баеп алгач икенчесен, өченчесен алып кайту ниятләре белән мактануы, мөәзин Шәмгуннең мәчеттән утын, ифтардан җимеш, михрабтан келәм урлавы ризасызлыкны арттырды гына. Ул беренче тәэсир шулкадәр ныклы булды, мантыйк фикерләүгә юлны бөтенләй кисте.

Тәнәфестә театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһированы очратып, җавап көткәнемне аңларлык итеп кашымны күтәрдем дә "месседж" дидем. Ул сүз башлаганчы, "заграничный" сүзгә киная белдерсә дип терминның русча "посыл", ә аның исә "послать" фигыленнән ясалу ихтималы турында уйлап алдым. Татарчасы хәтергә килгәнче, әңгәмәдәшем тәнәфес вакытында пәрдә урынына сәхнәдәге декорацияләрне каплаган панно - ак манаралы мәчет сүрәтенә ишарәләде. Ризван хәлфә (Динар Хөснетдинов) әйтмешли, "килеп тә чыкты, бәреп тә екты". Шунда гына манараның символик бер чара - югарыга ишарәләгән ук-күрсәткеч булуын абайладым. Югары идеялар, якты киләчәк, уңышлы эшләр турында сүзләр-гамәлләр артында ни ятканы, югары әхлак, намус кебек төшенчәләрне оста уйнатучыларның чынлыкта ни кыланулары, кыскасы, мөселман дөньясындагы гына түгел, ә бәлки һәр җиргә хас икейөзлелекне фаш итү дип кабул итәргә кирәк икән бит. Икенче пәрдә дәвамында бүгенге яшәештә күзәтелгән икейөзлелек мисаллары хәтергә килеп интектерде: ришвәтчелек белән көрәшергә тиешле кемсәләрнең ришвәт алуда тотылуы, илне сакларга тиешлеләрнең аны сатуы, халык мәнфәгатьләрен кайгырту яклыларның киресенчә эш итүләре, әхлакның үзе булып танылганнарның бозыклык үрнәге икәнлеге, "югары"да кирәге калмаганнарны гына фаш иткән кыланып "чәйнәп өзәргә" бирүләре... Кайбер күренешләрдә артистларның характерларны чиктән тыш күпертеп уйнавын тамашачыга "күренеп калу" теләге түгел, ә үземчә идеяны үтемле аңлату омтылышы дип аклыйм.

Спектакль халыкка ошады, шаулатып кул чапты, басып актерларны сәхнәдән җибәрми торды. Шул ук кичне театрның социаль челтәрдәге төркемендә дә шәрехләр пәйда булды. Ләйсән Нәгыймуллина:

- Сезон ачылышы белән! Премьера белән кадерлеләрем!! Спектакльне дәртләнеп карадык)))) ехооу))) (безнеңчә "афәрин" буладыр).

Нурания Әхтәмова да тамашаның көткәннән дә яхшырак булуы турында яза:

- Куелыш гениаль, актерлар уены шәп, костюмнар матур, декорация күркәм, иң мөһиме - Әлмәтнең сәнгать сараенда эшләүчеләрнең җиренә җиткерелгән һәм көйле иҗатлары һәммәбезгә уңай хисләр бүләк итте, - дигән бәя бирә театрга мөкиббән тамашачы.

Шулай булмый мөмкин түгел, тамаша халыкчан юмор, уен-көлке белән сугарылган. Ул бию, музыка, декорация... Шәхсән мин соңгысын аеруча яраттым. Сәхнә тирәли элеккеге татар тормышын, аның халәтен чагылдырган паннолар эленгән. Спектакль барышында җанланып геройлар шуннан "төшкән" сыман... Аннан соң уен барышында вакыйгалар урыны әледән-әле алышынып тора. Әйләнмәле сәхнәнең уртасына "кунаклаган" бер карашка гади корылма, бу эшне үтә дә уңайлы һәм күренешле итә: берничә градуска бордың исә мөдәррис йорты мәдрәсәгә әйләнә... Вакыйгалар үсешенә карап, сәхнәнең тиз әйләнгән мизгелләре шактый булды. Гомумән, спектакльдә режиссерның табигый темпераменты нык сизелә: динамика сөбханалла. Шул тизлек галәмәте булгандыр - болай да колакка ят иске татар сүзләренең, җөмләләрнең аңлашылмаган чаклары булды.

Шулай да... Әсәрен дингә каршы актив пропаганда барган чорда язган драматург икейөзлеклектән каһхкаһәле көлү өчен ни өчен мөселманнарны "корал" итте икән? Үзе мәдрәсәдә гыйлем алган драматург әсәрендә дини уку йортларының ятимнәрне сыендырулары, шәкертләрнең ихласлыгы, намус саклау өчен татар кызларының хәвефле адымга җөръәт итүе һәм башка уңай сыйфатлар турында бәян итә, ләбаса. Әллә инде чорына карап диндарларның җавап сүзе әйтерлек егәре кимегән булганга шулай эшләгәнме?! Әйдә, шулай булсын.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250