Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры «көйсез» тамашачының да күңелен күрде

Әлмәт театры балаларга яңа спектакль тәкъдим итте. Бәби-театр проекты кысаларында бу өченчесе. Алмаз Садриев куелышындагы могҗизалы күренеш исеме – «Терра җир».

Яңа форматтагы, үзе спектакль, үзе уенны нәниләр генә түгел, мин фәкыйрегез дә таң калып карап утырдым. 

Әлмәт театрының күрмәгәнне күрсәтүенә күнегеп беттек инде. Бер-берсен кабатламаучы, һәрберсе шедевр булырлык спектакль әзерли алуларының серен дә күптән ачтык бугай: биредә сәхнәдәге, сәхнә артындагы һәркем - зур иҗат командасы тандемда эшли, яңалыкларга ачык һәм оста. Әлегесе моны тагын бер кат раслады гына. 

Бәби-театр – 5 яшькә кадәрге балалар өчен булдырылган яңа юнәлеш. Аны без күрергә гадәтләнгән театр дип атау дөрес булмас иде. Биредәге тамашачы да безнең кебек түгел, бер мизгелдә йөз тапкыр бөтерелүче, тиктормас нәниләр үзләре үк спектакльнең өлкәннәрчә булырга тиеш түгеллегенә күрсәтә. Күзәтүче, тикшерүче, кызыксынучы, сынап караучы, үзаллы эшләп караучы – балаларга хас сыйфатлар болар белән генә чикләнми. Ә менә артист шуның кадәр «көйсез» кечкенә тамашачы белән үз арасындагы чикне юк итәргә, сабыйның игътибарын билгеле вакыт аралыгында тотып торырга тиеш булып чыга. Ай-һай, авыр эшкә алынганнар дип уйлап куйганымны хәтерлим, бәби-театр турында ишеткәч. Ялгышканмын. Беренче ике спектакль («Әлли бәлли», «Бәбкә турында әкият» курчак спектакле) турында рәхмәтле әти-әниләрдән уңай фикерләр ишеткән булсам, «Терра җир» миңа театрның мөмкинлекләре болар белән генә чикләнмәвен дәлилләде. Мондый Энҗе Сәйфетдинова белән Раушан Мөхәммәтҗановны да беренче күрүем. Алмаз Садриев җитәкчелегендә, рәссам Иршат Азиханов бизәлешендәге залда, хореограф Алина Мостаева куелышындагы хәрәкәтләр белән артистлар балалар кебек ихлас, самими булып, беренче мизгелдән үк нәни тамашачыга якынайдылар да куйдылар. Якынаю дигәннән, спектакль кече залда бара, сәхнә дә кул сузымында гына. Янәшәдә генә комлыкта казынучы, берсеннән-берсе кызыклы табылдыклар тартып чыгарып, балаларча сөенүче артистлар уенында тамашачылар да катнаша кебек. Әйтерсең, ишегалдындагы комлыкта бергәләп күңел ачалар! Балалар чәбәкәйләп тә, кыска сүзләр белән дә гаҗәпләнү катыш шатлануларын белдереп, утырып та, басып та, йөреп тә – рәхәтләнеп күзәтте тамашаны. Ахырдан үзләре дә комлыкка кереп, металл эзләүче таяк белән тәңкәләр тапты, төсле буяулар белән рәсемнәр ясады, уйнады. 

Режиссерның балаларны театр сәнгатенә иң кече яшьтән үк алып килү ниятенә әниләр, тәрбиячеләр дә «кул куйды». Аз сүзле булып та, үз телләрендә аңлашу, аралашудан ике як та канәгать калды. Балалар уйнап туя алмыйча, теләмичә генә театрдан таралышты. Аның каравы, хәзер аларда кабат бирегә әйләнеп кайту теләге бар. Театрда исә нәни тамашачыларны киләсе 75 нче сезонда да көтәләр. 

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА 
Рәмис Нәҗмиев фотолары 

Сәхнә комлыктан гына гыйбарәт. Спектакль өчен бирегә 500 кг ком (резин валчык) кертелгән. 

Алмаз Садриев, режиссер: 
- «Терра җир» темасы үзеннән-үзе туды. Җир аша балаларны киң төшенчәләр белән таныштыру отышлы алым. Комлыктан, җир астыннан югары сәнгать, дөнья тарихын чагылдыручы табылдыклар килеп чыгу нәниләрнең күзаллавын, образлы фикер йөрешен арттыра, кечкенәдән үк аларның рухи ягын баета. Идея бик уңышлы һәм без иҗат төркеме белән моңа ирештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса