Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры Казанга Мәдинә Гайнуллина аркасы белән танылган спектаклен алып килә

Мәдинә Гайнуллина – Әлмәт театрының “Алтын битлек” номинанты булган актрисасы.

Казан тамашачысына Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллинаның “Медея: материал” спектакле аша танылган данлыклы аркасын күрү мөмкинлеге туачак – 14-17 февральдә Камал театры сәхнәсендә Әлмәт театры гастрольләре көтелә.

Гастрольләр программасының икенче көнендә Камал театрының Кече залында “Медея: материал” спектакле күрсәтеләчәк. Казанда спектакльне нибары 160 тамашачы карый алачак. Кече зал шулкадәр тамашачыны гына сыйдыра ала.

“Мине хәзер Казан тамашачысы аркамнан таный”, - диде Мәдинә Гайнуллина Әлмәт театрының Казан гастрольләренә багышлап “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә үзенең “Медея: материал” спектакленең финалына ишарә ясап.

  • Еврипид һәм Х.Мюллер текстлары буенча куелган “Медея: материал” – “Алтын битлек” милли театр премиясенең лонг битенә кертелгән спектакль. Режиссеры – Эдуард Шахов, хореограф – Алинә Мостаева. Медея ролендә – “Алтын битлек”нең былтыргы номинанты – Мәдинә Гайнуллина.

“Мин әлеге спектакльне караган тамашачы белән күзгә-күз карап сөйләшә алам. Ә карамаган килеш фикер әйтүчеләргә җавап бирмим һәм низагка кермим”, - диде Мәдинә Гайнуллина.

Соңгы вакытларда фестиваль спектакльләрендә уйнаган Мәдинә Гайнуллина тамашачы иң яратып йөри торган “Синсез килгән язлар” мелодрамасында да төп рольне башкара. Әлеге спектакль, Зифа Кадыйрова романына нигезләнеп, халык соравы буенча куелган.

 

Фото: Султан Исхаков, Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса