Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт тапкырларын “мыеклы” жюри бәяләгән

Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә республикакүләм татарча КВН - шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы - финал уеннарының икенче этабы узды.

Берсеннән-берсе шаян, тапкыр, җитез биш команда: "Ачы борычлар" (Ютазы), "Шомбайлар" (Бавлы), "Әйбәт" (Бөгелмә), "Татарча синдром" (Сарман) һәм "Хыялыйлар" (Әлмәт) үзара көч сынашты.

Быелгы уенның темасын юкка гына "Агай-эне ак мыек, бер-беребезне какмаек" дип атамаганнар. Жюри әгъзалары: Ләбиб Лерон, Марат Закир, Марсель Галиев, Газинур Морат, Камил Кәримов - барысы да мыеклы.

Тапкырлар ярышында беренчелекне бөгелмәлеләр яулады. Әлмәтнең "Хыялыйлар" командасы исә, әле яшь булуына да карамастан, шулай ук уңышлы чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса