Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт студентлары сәхнә тотты

27 март көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында үзенчәлекле спектакль куелды.

Сәхнәдә артистлар түгел, ә Ф.Яруллин исемендәге музыка көллиятенең театр бүлеге студентлары чыгыш ясады.

Тамашачы хозурына Александр Гринның “Ак җилкәннәр” әсәренә нигезләнеп куелган спектакль тәкъдим ителде. Бу сценарий авторы һәм  режиссере булган Адилә Хикмәтуллинаның диплом эше булды. Рольләрне төрле бүлекләрдә белем алучы студентлар башкарды.

Премьера уңышлы килеп чыксын өчен, труппа күп эш башкарырга туры килде: костюмнар эзләү, музыкаль бизәлеш, репетицияләр. 

Төп героиня булган Ассоль өчен әйләнә – тирәдәге бөтен табигать тере булганлыктан, аларны картон декорацияләре түгел, ә тере кешеләр сурәтләде. Оста актерлар булуларына карамастан да студентлар  геройларының характерлары оста ачып бирә алды.

- Хәзерге тормышта мәхәббәт турында шундый матур күзаллау юк. Без бик еш күңелсез вакыйгалар шаһиты булабыз. Ә биредә кешеләрне җәлеп итә алырлык вакыйга, – дип фикер йөртә сценарий авторы Адилә Хикматуллина.

 

Фото: Елена Ронжина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса