Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт шагыйрәсе Зинаида Захарованың иҗат кичәсе узды

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, 6 китап авторы, шагыйрә Зинаида Захарова мәдәният йортында узган юбилей кичәсенә иҗат сөюче дусларын җыйды.

Иң беренче булып шагыйрәне Кәләй авыл җирлеге башлыгы котлады.

Ул авылыбызның актив иҗат эшчәнлеге алып баручы шагыйрәсе белән горурлануын әйтте, аңа киләчәктә дә ялкынланып иҗат итүен теләде. Шулай ук юбилярны котларга туган мәктәбеннән - Кәләй урта мәктәбеннән укытучылар килгән иде. Әдәби кичә Зинаида Захарова шигырьләре белән беррәттән, аның сүзләренә язылган җырлар, дәртле биюләр, халкыбыз моңнары белән үрелеп барды.

Юбилярны котларга Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, автор-башкаручы Людмила Аланлы килгән иде. Ул Зинаида Захарова сүзләренә иҗат иткән өр-яңа "Керәшен карендәшләрем" исемле җырын тәкъдим итте, үзенең шигырьләрен укыды. Шулай ук концерт программабызда бу ике авторның элегрәк язылган җырлары да яңгырады, мәсәлән, аларның уртак иҗат җимешләре булган "Әниемә" җырын "Асыл бизәк" (җитәкчесе В. Исламова) ансамбле кызлары башкарды. Людмила Аланлыны Татарстан Язучылар берлегенә әгъза булып алынуы белән Әлмәт районының Керәшен җәмгыяте җитәкчесе Анатолий Спиридонов котлады.

Кәләй урта мәктәбе укучылары бик тырышып шигырьләр ятлап килгәннәр иде, залдагы тамашачы З. Захарованың балалар өчен язылган әсәрләрен тыңлап хозурланды. "Әбием сандыгы" шигыренә укучылар театраль күренеш тәкъдим итте.

Сәхнәгә төрле конкурслар лауреаты "Кәләем" халык ансамбле (җитәкчесе В. Долгова) күтәрелде. Алар шагыйрәбез сүзләренә иҗат ителгән "Нардуган" һәм "Май чабу такмаклары"н башкарды. Нур өстенә нур өстәп авылыбыз сандугачы Валентина Исламова сәхнәбез түренә чыкты. Ул баянга кушылып халкыбыз җыр-моңнарын ирештерде. Шулай ук "Сюрприз" бию ансамбленең (җитәкчесе К. Юртова) чыгышын да ошатты тамашачыбыз. Авылдашыбыз Любовь Игнатьева Зинаида Захаровага багышлап иҗат ителгән шигырьләрен ирештерде.

"Күңел сөенгәндә җыр туа" исемле әдәби кичә авылыбыз халкын җылы хисләр белән сугарды, рухи азык белән баетты. Авылдашлар зур рәхмәтләрен җиткерделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Валентина Долгова

Кәләй мәдәният йорты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса