Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районының “Иң яхшы клуб хезмәткәре” билгеле

Мәдәният хезмәткәрләре арасында иң-иңнәрне ачыклау, ай-һай, авыр икән. Алар барысы да матур итеп сөйли - сүзгә оста, шәп итеп җырлый, бии... Югары Мактамада булып узган Әлмәт районының иң яхшы клуб хезмәткәре" бәйгесендә иң-иңнәрне билгеләү жюри әгъзаларына җиңел бирелмәде.

Бәйгенең беренче этабына 20 кеше гариза язган булган. Шуларның бары тик 9 ы гына финал өлешенә үткән. Бу көнне һәммәсе дә "Һөнәр әлифбасы", "Район эрудиты", "Минем кече Ватаным", "Туристик этнокультур маршрут проекты" иҗади бәйгеләрендә осталыкларын күрсәтте.

Иң соңгы бирем аеруча күңелле булды - кемдер җырлады, икенчеләр биеде, сәхнә әсәрләреннән өзек тәкъдим итте. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Әлеге тармакта үз эшенә фанатларча бирелгәннәр генә хезмәт куя шул.

Шулай итеп, "Иң яхшы мәдәният йорты хезмәткәре - 2014" бәйгесенең абсолют җиңүчесе дә билгеле булды. Ул - Рус Акташы Мәдәният йорты директоры Сергей Фокин.

Иң яхшы директор булып Ерсубайкинодан "Шура - Хуран" чуваш фольклор ансамбле әгъзасы Екатерина Николаева, клуб формированиесенең иң яхшы җитәкчесе булып "Сөмбел" вокал ансамбле солисты Яңа Кәшер авылы Мәдәният йорты каршындагы клуб формированиесе җитәкчесе Гөлнара Рәхмәтуллина танылды. Калган барлык катнашучылар төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде.

Барлык бәйге катнашучыларын РДК директоры Наталья Беляева сәламләде. Ул Әлмәт районын республика көньяк-көнчыгышының мәдәни үзәге дип атады. Хак сүзләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса