Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районының чын татар егетен сайладылар [+ФОТОЛАР]

Тайсуган Мәдәният йортында "Татар егете-2016" бәйгесе уздырылды. Әлеге чара быел икенче тапкыр оештырылды. Биредә районыбыз авылларыннан килгән җиде егет көч сынашты.

Бәйге дүрт өлештән торды. Башта егетләр үзләре белән таныштырдылар. Аннан соң алып баручылар биргән сорауларга җавап бирделәр. Алар өчен өченче имтихан талантларын күрсәтү булды. Соңгы сынауда татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган күренешләр тәкъдим итү иде. Көч сынашырга килгән егетләребез, чынлап та, сәләтле булып чыкты. Кайсы җырлады, кайсы биеде, шигырь укыды. Кызларга мәхәббәтләрен матур итеп аңлата да белделәр. Ә инде гореф-гадәтләргә килгәндә, аларга авылдашлары да ярдәмгә килде.
Жюри I урынны Елховой авылыннан килгән 3 нче номер астында чыгыш ясаган Ринат Гарифуллинга бирде. Тамашачылар да бу фикер белән килеште. Яңа Кәшер егете Илсур Гәрәйшин (№ 1) икенче, Түбән Мактамадан Рамис Мәүлетбаев (№ 2) өченче урынны алдылар. Районның иң зиннәтле егете булып Тайсуганнан Тимур Гәрәев (№ 4) танылды. Нәдердән Илнар Шәйхетдиновка (№ 5) "Кызлар күңелен яулаган егет", Кичүчаттан Даниф Галимовка (№ 7) "Сәләтле егет", Миңлебайдан Булат Батталовка (№ 6) "Баһадир егет" исеме бирелде.
Алда әйткәнебезчә, районның зирәк тә, талантлы да, татар егетләренә хас барлык сыйфатларны үзенә туплаган егет булып Елховойдан Ринат Гарифуллин танылды. Ринат өздереп җырлый да икән, көрәш белән шөгыльләнә, җиңүләре дә бар. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса