Әлмәт паркында “Глаголица” сәнгатьле уку бәйрәме узачак
Чара 4 октябрьдә үтә. Бәйрәм кысаларында балалар танылган Россия язучылары: Сергей Махотин, Михаил Яснов, Анна Русс, Андрей Абросимов һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Ксения Молдавская белән очрашачак.
Бәйрәм кунаклары шәһәр китап кибетләре тарафыннан булдырылган китап ярминкәсендә булачак, "Самокат", "Книжки и Фишки", "Татарстан китап нәшрияты"ның китап күргәзмәсе һәм шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисовның шәхси күргәзмәсе белән танышачак. Шулай ук Алмас Идрисов мастер-класс сәгате дә уздырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа