Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт әниләренә үзгә бүләк ясадылар

26 ноябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда барлыгы 55 меңнән артык ана яши. Аларның 25 меңнән артыгы – яшь әниләр. 2 меңнән артык күпбалалы, инвалид бала тәрбияләүче 670 гаилә исәпләнә. Балаларны опекунлыкка алган 287, уллыкка һәм кызлыкка алган 38 гаилә бар.

Бәйрәм сәбәпчеләрен котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов килгән иде. Марат Гыйрфанов район башлыгының котлауларын җиткереп, күпбалалы һәм ятимнәрне үз кочакларына сыйдырган әниләргә аерым рәхмәт сүзләрен белдерде.

Тәбрикләүләр, бүләкләр, чәчәкләр белән барган тантанада быел гадәттәге концерт номерлары булмады. Әниләргә җыр-биюләр урынына башка бүләк ясалды – XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Иң яхшы режиссерлык эше» буларак билгеләп үтелгән «Мулла» фильмының премьерасы күрсәтелде. Үзгә бүләк искитәрлек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса