Әлмәт музейлары Яңа ел күчтәнәче әзерли
Әлмәт музейлары Яңа ел каникуллары истә калырлык үтсен өчен төрле чаралар планлаштырган.
Туган якны өйрәнү музее 4, 8, 9 гыйнвар көннәрендә бигрәк тә әти-әниләре белән беренче сыйныф укучыларын кунакка чакыра. 3 һәм 6 гыйнварда Елховой һәм Түбән Абдул музее да игътибарга "Колхоз барлыкка килү", "Туган ягым табигате", "Елховойлылар Бөек Ватан сугышы елларында" күргәзмәләре тәкъдим итә. Түбән Мактама музеена 5 һәм 7 гыйнварда барырга була. Алар әлмәтлеләргә һәм кунакларга "Гүзәл җирем - Мактамам", "Әлмәт - Татарстанның нефтьчеләр башкаласы" күргәзмәсе әзерли. 5 гыйнварда "Музейда Яңа ел" чарасы дип исемләнгән тамаша була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа