Әлмәт таңнары

Әлмәт музеенда комедия күрсәттеләр

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда "Музейда музыка" циклыннан чираттагы чара булып узды. Бу юлы тамашачыларга "Урыс киленнәре" музыкаль комедиясе тәкъдим ителде.

Комедия төрле милләт вәкилләре арасындагы мәхәббәт, тел каршылыгы турында. Тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде. Музейда 10 октябрьдән "Алтын стрелка" акциясе дә башланды. Һәркем бирегә төрле сәгать алып килә ала. Әлеге сәгатьләр күргәзмәләр уздырганда файдаланылачак һәм музейга бүләк тә булып тора.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: