Әлмәт музее Яңа ел күчтәнәчләренә баеды
Әлмәт туган якны өйрәнү музее фонды күп еллар дәвамында бүләкләр хисабына тулыланып тора.
20 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр беренче тапкыр Яңа ел акциясе уздырылды. Аның кысаларында музей хезмәткәрләре шәһәрдә яшәүчеләргә Яңа ел бәйрәмен чагылдырган әйберләр алып килүләрен сораган иде. Әлмәтлеләр чакыруга битараф калмады - музей 35 әйбергә тулыланды. Мондый чараны киләсе елларда да уздыру плналаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа