Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт музее балаларны кунак итәргә ярата

Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеенда шәһәр мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән очрашулар булып кына тора.

Чираттагысы 13 октябрьдә булды. Музей 56 нчы балалар бакчасы сабыйларын кунак итте.

Балалар өчен музей буйлап экскурсия оештырылды. Экспонатлар өлкән категориягә исәпләнгән булса да, экскурсовод алар турында мәгълүматны балаларга кызыклы булырлык итеп җиткерде. Уеннар, викториналар да үткәрелде. Аерылып торганнарга бүләк ясалды.

Төштән соң «Музейда музыка» циклыннан чара үткәрелде. Әлеге цикл Әлмәт музыка көллияте белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе булып тора.

Чараларның 2 нче сезонын ачуга 13 нче мәктәпнең 6 б сыйныфы укучылары килде. Аларга «Әбием хикәятләре» әдәби-музыкаль композициясе тәкъдим ителде. Укучылар әби-бабайларының музыкаль мирасы белән таныштылар, борынгы йола-уеннарда катнаштылар. Музыка көллияте студентларының чыгышын яратып кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса