Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт әкият илендә гизде

Яңа ел яллары сизелми дә узып китте. Күңелсезләнеп өйдә утырырга ирек бирмәделәр, шәһәрдә һәр көнне төрле бәйрәм чаралары оештырылды. Хәтта Казаннан да урам театры артистлары кызыклы тамаша күрсәтеп, онытылмас мизгелләр бүләк итте. Олысы да, кечесе дә Кар малайлары һәм кызлары белән рәхәтләнеп күңел ачты.

Башкала артистларының әлмәтлеләрне бәйрәм белән тәбрик итәргә беренче тапкыр гына килүе түгел. Хәтердә, «Паркларда кыш» республика проекты кысаларында шулай ук урам театры артистлары Шарлавыклы буаларда һәм тагын ике мәйданчыкта «Ак тылсымчылар» дип исемләнгән искиткеч шоу-тамаша бүләк иткән иде. Яңа ел каникулларында республика шәһәрләре буйлап йөрү күркәм традициягә әйләнгән.

Быел күчмә урам театры 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Татарстанның 16 торак пунктында булды. Ун көн эчендә театр труппасы республикада яшәүчеләр хөкеменә 24 тамаша тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер, «Шәһәрдә әкиятләр» проекты ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан тормышка ашырыла.

Агымдагы елда проектта театр училищесы студентлары катнашты. Алар безнең алда чыгыш ясаганчыга кадәр Мәскәүнең «Высокие братья» театры актерлары һәм режиссерларыннан осталыкка, урам театры сәнгате серләренә өйрәнгән.

- Кар кешеләре-студентларның да, тамашачыларның да кәефләре яхшы. Без Әлмәткә килгәнче Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Мөслим, Азнакайда һәм башка торак пунктларда булдык. Һәркайда да бик җылы кабул иттеләр. Тамашачылар артистларның һәрбер шаяртуын, юморын шунда ук күтәреп алырга әзер торалар, активлар. Форсаттан файдаланып, әлмәтлеләрне тагын бер кат Яңа ел белән тәбрик итәбез, – диде проект менеджеры Булат Җиһангиров.

Яшь артистлар «Снеговики» спектакле белән 2 гыйнварда башта «Каракүз» скверында, аннан «Саулык» паркында һәм Үзәк чыршы янында тамашачыларны могҗизалы әкият дөньясына алып керде. Әлмәтнең үзендә дә урам театры булуга һәм алар югары дәрәҗәдәге тамашалары белән даими шатландырып торуга да карамастан, Кар кешеләрен яратып алкышлап, бик җылы кабул иттеләр. Чыгышларының беренче минутларында ук ике арада дуслык урнашты. Рәхәтләнеп шаярыштык, биедек, күңел ачтык башкала артистлары белән. Азактан һәркем алар белән фотога төшәргә ашыкты. Хәтта алар артыннан бер мәйданчыктан икенчесенә йөрүчеләр дә булды.

Автор фотосы

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса