Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт картиналар галереясында гадәти булмаган күргәзмә

Биредә һәвәскәр рәссамнарның эшләре урын алган. Картина авторларының иң яшенә нибары 3 яшь, өлкәненә – 33.

Аларның барысы да рәсем студиясендә шөгыльләнә. 

Галереяның ике катында барлыгы 200 ләп эш урын алган. Рәсемнәрдә – шәһәр күренешләре, тыныч авыл урамнары, натюрморт, йорт хайваннары да бар. Шулай ук нефть сиртмәләре, туган як табигате дә чагылыш таба. Эшләр ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Беренче катта укучылар, студентлар һәм өлкәнрәк рәссамнарның эшләре урнаштырылган. Барысы да һәвәскәр, һәммәсе дә "Иҗади уңыш" студиясендә шөгыльләнә. 

Икенче катта – кечкенәләрнең рәсемнәре. Алар әлегә балалар бакчасына гына йөри, әмма осталыкта тәҗрибәле апа-абыйларыннан калышмый. Күргәзмә 31 нче гыйнварга кадәр эшләячәк, теләге булган һәркем аны карый ала.

Фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса