Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт картиналар галереясында Кытай рәссамы күргәзмәсе

Әлмәт картиналар галереясында Кытай Мәдәният министрлыгы каршындагы югары класслы рәссам Янь Дуньцзянь күргәзмәсе ачылды.

Кунакларны һәм рәсем сәнгатен сөючеләрне сәламләргә район башлыгы Айрат Хәйруллин да килгән иде. Район башлыгы күргәзмәдә уникаль әйберләр булуын, аларның гадәти нәрсәләргә яңача караш тудыруын билгеләп үтте. Ул шундый күргәзмә оештыруда ярдәмнәре өчен "Татнефть" ААҖгә рәхмәтен дә җиткерде. "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә Кытай рәссамының хезмәтләренә соклануын яшермәде.

"Чәчәкләр һәм кошлар" күргәзмәсе авторы Янь Дуньцзянь үз эшендә дөнья матурлыгын, тәңгәллеген яктыртырга тырышуын җиткерде.

Янь Дуньцзянь Татарстанга хатыны белән килгән. Башта аның күргәзмәсе Казанда узган. Әлмәт картиналар галереясында 66 эше урын алган. Кытайлының күргәзмәсе Европа һәм Америкада зур популярлык казанган. Күргәзмә 30 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса