Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт егете “Татар Җыры 2013” фестивалендә катнашачак

Ел вакыйгасы, татар эстрадасының иң масштаблы проекты XIV халыкара эстрада фестивале "Татар җыры" быел 21 декабрь көнне башкалабыз Казаның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узачак.

Быел да бер сәхнәдә 2013нче елның иң популяр җырчылары чыгыш ясаячак, шуларның арасында иң лаеклылар "Алтын Барс" премиясенә ия булачак.

"Татар җыры" елдан-ел камилләшә, заман таләпләренә туры килердәй тамаша белән шаккаттыра. Миллионнар тотылган күз явын алырдай сәхнә, катлаулы декорацияләр, махсус әзерәнгән биюләр, алып баручылар, кабатланмас костюмнар... Быел фестиваль ниләр белән шаккаттырыр, кайсы җырчыларны иң-иңнәр рәтенә күтәрер, алып баручылар кемнәр булыр? Әлегә бу сорауларга җавапны оштыручылар сер итеп саклый. Тик шунысы билгеле - төп герой ул, әлбәттә, җыр булачак. Миллионлаган милләттәшләребезнең күңел түрендә яшәүче татар җыры...

"Татар Җыры 2013" фестивале яшь җырчыларны читтә калдырмады. Махсус алар өчен "Алтын Барс" белән бүләкләнә торган номинацияләр дә бар «Ел ачышы», «Ел ташкыны», «Яшьләр проекты», «Иң яхшы танцеваль проект». Элеккеге елларда лауреат булган артистлардан тыш, яшьләр "Татар Җыры" фестивален бик дулкынланып көтә. Чөнки алар бу адымны беренче тапкыр ясый. Һәр номинациянең җиңеп чыгучысы тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеле булачак. "Татар Җыры 2013" фестиваленең "Алтын Барс" ияләрен 21 декабрь көнне белербез.

Талантлы яшь башкаручылар исеменә Әлмәт егете Рамиль Галимҗанов "Сөйгәнең кем" (комп. М. Хөсәинов, поэт Д. Хөсәенова) җыры белән көч сынашачак.

Әлегә Рамиль Галимҗанов "Музыкаль каймак" хит-парадында шул җыры белән өченче урында бара. Хит-парадның еллык нәтиҗәләре буенча Халыкара "Татар җыры" фестивале номинантлары билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса