Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драмтеатрында өлкәннәрне зурладылар

Бүген Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәт Татар дәүләт драма театрында ветераннарны котладылар.

Барлыгы 50 кеше әлеге бәйрәмгә килде. Чарада 1950-70 еллардагы җырлар яңгырады, спектакльләрдән өзекләр һәм чәй өстәле ветераннар күңеленә хуш килде.

Театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева ветераннарның театр үсешенә керткән өлешләрен, хезмәтләрен ассызыклап үтте. Аларга чиксез рәхмәтен җиткерде.

Әйтергә кирәк, театр өлкәннәрне елына 3 тапкыр шулай кунакка дәшә. Сезон башында һәм азагында да өлкән яшьтәгеләр бирегә килеп рәхәтләнеп аралаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса