Әлмәт таңнары

Әлмәт драмтеатры артистларын тикшерәчәкләр

Театр "ВКонтакте"дагы төркемендә "Дөрес микән?" дигән рубрика ачып җибәрә.

Анда көн саен берәр артист турында кызыклы мәгълүмат урнаштырылачак яки берәр хәбәр язылачак. Ә аларның дөресме, юкмы икәнен театрга килгәч, "Серле сандык" дәфтәреннән карап белә алачакбыз!
Артистларыбыз тормышы белән кызыксынган тамашачылар аларга үзләренең сорауларын да язып җибәрә ала.
Шулай ук җаваплар "Серле сандык" дәфтәренә язылачак.

P.S. "Серле сандык" дәфтәре театрның 2 нче кат фойесында булачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: