Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драмтеатры: ачылыштан – ачылышка

Әлмәттә 71 нче театр сезоны ачылуга да санаулы көннәр калып бара. 8 октябрьдә безнең тамашачы үзенчәлекле авторларның берсе - Марсель Галиев иҗаты дөньясын "чумачак".

Эзләнүләргә һәм табышларга бай "Каләм очында галәм" исемле әдәби театр чираттагы сезонның асылын билгели төсле...

Яңа технологияләр аша яңа баскычка

Һәрбер матбугат конференциясендә "мөгез" чыгармый калмаган театр коллективының бу юлы журналистларны касса янына җыячагын ишеткәч, артык гаҗәпләнмәгән идем. Җиденче дистәне ваклаган чорда да Әлмәт театры каләм ияләрен шаккатырырга остарып беткән иде инде. Тик бу юлы ишек төбенә туплануның сәбәбе көткәннән артык булды - электрон системалар театр дөньсына да килеп иреште, җәмәгать. 71 нче сезон тамашачысын хәзер замана технологиясе каршы алачак. Бүгеннән театрга килеп рухи азык алырга теләүчеләр штрих-кодлы билетлар алып, сканер аша тикшерү узып керәчәк. Сайланачак урыннар да экранда аерым-ачык күренеп тора. Кыскасы, килдең, сайладың, кердең һәм рәхәтләнеп ял итеп киттең.

- Әлеге системага башлангыч 2014 елда бирелде. Республика мәдәният министрлыгы коллегиясендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билетлар сатуның электрон системасына күчү хакында сүз кузгатты. Шул ук елны министрлыкта эш тә башланды. Әлегә бу система Казаннан тыш бездә һәм Бөгелмәдә генә бар, - диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Әлбәттә, мондый күчеш буталчыклардан арындырачак, пәрәвезгә тоташтырылу тәмамлангач, дәүләт хезмәтләре сайты аша Татарстанның теләсә кайсы почмагыннан да билетларны сатып алу мөмкин булачак, ди белгечләр.

Интернет челтәре димәктән, Әлмәт театры "Безнең пәрәвез" проектын яклап, 1 млн сумлык республика хөкүмәте гарнтына ия булды. Әлеге дәүләт ярдәмен кулланып әлмәтлеләр Татарстан театрлары арасында бердәм интерактив мәйдан будырмакчылар. Ә бу яңадан-яңа үрләр яуларга өстәмә мөмкинлек дигән сүз.

Тамашачы галиҗәнәбе

Театр дөньясының һәрбер яңалыгы беренче чиратта тамашачыга кагыла. Тыштан "ялтыраткан" бина да (аны узган ел нефтьчеләр юбилейга атап төзекләндергән иде), иркен-матур заллар да, әледән-әле яшәреп торган коллектив та, үзенчәлекле репертуар да бары тик театр дип җан аткан милләттәшләренә, якташларына йөз тота.

- Безнең максат - Әлмәтне театр дөньясының үзәге итү. Шушы уй белән янып җиденче дистәне тутырдык, шушы ният белән сигезенчесен вакларга керештек, - дип сөйләде Фәридә ханым кече залда барган матбугат конференциясендә.

Ни генә эшләмиләр аның өчен театрда?! Классик драматургиягә тугрылык саклап комедияләр уйныйлар, татарча мюзикл куялар, тормыштагы реаль кешеләрнең язмышын сәхнәләштереп яңалык ачалар, театрга килә алмаган яки килергә теләмәгәннәрнең күңел байлыгын кайгыртып урамга чыгалар, балаларга милли тәрбия бирүне өстенлекле юнәлеш итеп чегән торшышына "күчәләр". Син генә разый бул, тамашачы галиҗәнәбем. Әлеге дә баягы театр сөюче дуслар уңайлыгы өчен театр бу сезонда "Абонемент" һәм "Даими кунак картасы" булдырган.

Аралашу бер яклы гына булмасын өчен, театр быел тамашачыны да эшкә җигәргә ниятләп тора. Агымдагы сезонда "ComedyLab" проекты белән әлмәтлеләр сәхнәдә күрергә теләгән өч комедияне үзләре сайлаячак.

Җиңүләр дәвам итә

Очрашу барышында театр җитәкчелеге узган елга нәтиҗә чыгарды, яңа сезонда куелачак спектакльләр хакында сөйләде. Агарту юнәлешендә алып барылачак эш коллективны да, тамашачыны да яңа дулкында "йөздерәчәк". Шул ук вакытта әлмәтлеләрне яңа фестивальләр, димәк, яңа җиңүләр дә көтәчәк, иншалла. Аның башлангычы бар инде. 22 сентябрьдә Самарада узган "Театраль Идел" II төбәкара фестивалендә "Ромео һәм Джульетта" спектакле белән катнашып, Искәндәр Сакаев лауреат исеме, Джульетта ролен башкаручы Эльмира Яһүдина "Иң яхшы яшь артист" премиясе иясе булып кайттылар.

Сезон ачылу белән бергә театрда "Бүләк итү көне" акциясе дә башлана. Аның кысаларында әлмәтлеләр театраль реквизит һәм костюмнар фондын баетырлык әйберләрен театрга бүләк итә алачак.

Шәһәребез белән берлектә безнең театр "Россиянең кече шәһәрләре мәдәни башкаласы-2015" бәйгесендә катнашырга җыена. Илебезнең кече шәһәрләре театрлары фестивальләрендә катнашып, җиңүгә ирешкән коллективтан башка, әлбәттә, ул проект тулы булмас иде.

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса