Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт данын Мусиннар яклаячак

Республикадагы үрнәк гаиләләрне барлау нияте белән инде икенче ел рәттән "Күркәм гаилә" бәйгесе уза.

Башта районнарда сайлап алу туры була, аннан иң-иңнәр Казан сәхнәсенә җыела. Быел Әлмәттә район этабын зур сәхнәдә - "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында уздырдылар. Май аенда бәйгенең беренче этабында иң-иң дип табылган дүрт гаилә арасыннан, республика күләмендә Әлмәт данын яклап чыгардаен, гореф-гадәтләрне саклап, яшәү мәгънәсен белүче чын татар гаиләсен сайлап алдылар. Җырга-моңга гашыйк Мусиннар гаиләсе бәйгенең финалында - Казанда "Халыклар дуслыгы" йорты сәхнәсендә 25 ноябрьдә чыгыш ясаячак.

Миңа бик еш төрле гаиләләрдә булырга туры килә. Ата-аналарның түгәрәк тормышына, балаларның балкыган күз карашларына карап, һәрвакыт үзгәрешсез бер алтын кагыйдәнең хаклыгына ышанам: бәхет тә бит нәселдән-нәселгә күчә торган күренеш ләбаса. Матурлык, сәләт, йөз-кыяфәт, һөнәргә тугрылык, кул осталыгы кебек ул да бер буыннан бер буынга күчеп килә торган зур байлык санала.

Әмма шунысы кызганыч, бәхетле гаиләләр елдан-ел кими бара. Сәбәбе дә ачык кебек: аерылышучылар саны арта, ялгыз бала тәрбияләүче аналар күбәя, гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итмәүче буын гаилә корып карарга омтыла. Ашыгып ясаган ялгыш адымнар аркасында меңләгән бала тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнергә мәҗбүр була.

Мондый күңелсез күренешләрне көн дә ишетеп, күреп торсак та, арада бер-берсенә ышыкланып, авырлыкларга бирешмәгән гаиләләр дә бар әле. Ә саф татар телендә аралашып, балаларын әби-бабайлардан калган традицияләр белән тәрбияләүче гаиләләрне исә бөтен Татарстан белергә һәм алардан үрнәк алырга тиеш. Менә шуның өчен булдырылган да инде бу матур бәйге.

Май аенда районның тулы һәм бәхетле гаиләләре җыелышып, үзләренең осталыкларын күрсәткән иде инде. Бу юлы да Галиевлар, Мусиннар, Галикиевлар һәм Шәяхметовлар сәхнә түрендә балкыды. Милли ризык, гаилә ядкаре, гореф-гадәтләрне тәкъдим итү һәм үзләрен тәкъдир итү - һәр гаилә менә шушы эзлеклелек буенча чыгыш әзерләргә тиеш иде. Билгеле, берсен матур, икенчесен үзгә дип кенә бәяләп булмады - бар да беренчелеккә лаек. Әмма гаиләләре белән сәнгатькә бирелгән Мусиннарны жюри Казан дәрәҗәсенә барырдай дип тапты. Гаилә башлыгы - Ленар районда танылган баянчы, әниләре Айгөл биюче, уллары Тимур "Голос" проектында катнашкан яшь җырчы, кечкнәләре Гүзәл скрипкада уйный.

Районда матур гаиләләр бер алар гына дип уйларга да кирәкми, әлбәттә. Бездә алар бихисап. Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча начальник урынбасары Сиринә Җиһаншина да моңа басым ясады. Дәүләтнең һәм илнең киләчәге тулысы белән диярлек ныклы һәм тотрыклы гаиләләрдән тора. Әлмәт районында аларны барлау инде күптәннән тормышка ашырыла. "Күркәм гаилә" бәйгесенә кадәр ел да "Мин бәхетле гаиләм белән" дигән район бәйгесе игълан ителә иде. Матур тормыш үрнәкләрен без әнә шул бәйге аша күреп, сокланып килдек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса