Әлмәт таңнары

Әлмәт биючеләре "Танцы" проектына барырга әзерләнә

"Әлмәтем" бию ансамбле ни өчен тиз арада популяр була алды? Аның уңыш сере нидә?

Оешкан елы: 2002 ел

Иң зур җиңүләре: "Югары нотада" Халыкара телевидение бәйгесендә Гран-при, Сочи, 2009 ел

"Язгы бөтерчекләр" Халыкара конкурсының алтын лауреатлары, Казан, 2009 ел

Ничә бала шөгыльләнә: якынча 60

Ансамбль кредосы: Бердәмлектә һәм дуслыкта көч!

"Бию - кешеләр үзләре корал булган бердәнбер сәнгать төре" дип язган немец язучысы Рахель Фарнхаген. Моның белән килешмичә дә булмый, әле кеше сөйләшә белгәнче үк бию туган, кешеләр төрле элементлар ясап сөенгән, көенгән, хисләре белән уртаклашкан. Нефтьчеләр төбәгенең йөзе булган "Әлмәтем" халык бию ансамбле турында да инде күптәннән язасы килеп йөри иде. Бәйрәм саен аларның уникаль биюләрен карап, ничек шулай тигез итеп биергә һәм үзгә номерлар куярга була дип соклана идем. Ниһаять, мин алар янында. Дөресрәге, ансамбльнең йөрәге - кабатланмас һәм тирән фикерле Фәридә ханым КИКАР белән ансамбльнең оешкан елларын искә төшереп утырабыз...

Моннан берничә ел Әлмәтнең данын бөтен илгә танытырдай бию коллективы туачак, алар республика сәхнәләрен дер селкетеп, чыгышлары белән күпләрне таң калдырачак әле дигән булсалар, мөгаен, Әлмәтнең сәнгать әһелләре авыз кырые белән генә көлемсереп куйган булырлар иде. Халык ансамбле, милли мизгелләрне бию аша күрсәтү төшкә дә керми ул чакта. Туган телдә камил аралаша белүчеләрне бармак белән генә санарлык булган Әлмәттә бу мәңге тормышка ашмастай тоела. Әмма Фәридә ханым кебекләргә киртәләр юк. Аның өчен куйган максатка ирешү, булдыра алмастайны булдыру - холкыннан да, күңеленнән дә килә торган эш. Ул аны гамәлгә ашыра да: ансамбль оешып, бер ел узуга алар "Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" фестиваленең гала-концертында барысын да таң калдыра. Инде шунда ук бу коллективка зур өметләр баглаучылар җиңел сулап куя - булдырачак болар!

Җиңү - төп максат түгел

Ансамбльнең беренче көненнән алып бүгенгә кадәр булган җиңүләрен барлыйсы иттек. Ләкин аларны алай тиз генә санап бетерә торган түгел икән. 13 ел эчендә ирешкән уңышларга бер бүлмә дивары гына аз, инде булган киштәләр дә кубоклар белән шыплап тулган. Уңыш сүзенең асылын да бирегә килүчеләр генә аңлар: җиңү артыннан җиңү, бәйгедән - фестивальгә, Мәскәүдән - Франциягә...

Дистәләгән фестиваль лауреатлары, Эстония, Франция, Болгария, Греция, Чехиядә узган халыкара фестивальләрдәге уңышлы чыгышлар, Йошкар-Ола, Туапсе, Одессадагы концертлар... Алар катнашмаган бәйгеләр сирәк һәм һәрбер җиңүгә коллектив зур тырышлык ярдәмендә килгән.

- Җиңүне максат итеп куймыйбыз. Безнең төп бурыч балаларны сәнгатькә өйрәтү, аларны шәхес итеп тәрбияләү. Билгеле, белгәннәребезне лаеклы рәвештә сәхнәдә күрсәтә алсак, күңел сөенә. Балаларның коллективта дус булуын исә беренче урынга куям. "Бер-береңне аңлау" сүзенең мәгънәсе иң элек дуслыкта чагыла. Ә ансамбльдә ансыз була да алмый, - ди гомерен биюгә багышлаган остаз.

Фәридә ханым тормышында "Әлмәтем" дә хәзер беренче һәм төп урында тора икән. Хәтта яратып ул ансамбльне "балам", ди.

Сәнгатькә гашыйк күңел

Фәридә ханымның автобиографиясенә күз салсаң, һәр мизгеле, һәр урыны бию белән бәйле булуын тиз аңлыйсың. Шулай булмый ни, 3 яшеннән бирле бии бит ул! Казан кызы сәнгатькә һәм сәхнәгә шул чагында ук гашыйк була.

- Үземне Казанның Химиклар сараенда үстем дип еш әйтәм. Бу дөрес тә, кечкенә чакта ук мине шунда бию түгәрәгенә алып килделәр. Беренче укытучымны әле дә хәтерлим. Көчле, гадел кеше иде. Аннан "Юность" коллективына эләктем. Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач, Казан дәүләт ансамблендә биедем, - ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, яшьлек елларын бер мәлдә күз алдына китереп.

Фәридә ханымның татар эстрадасының данлыклы җырчылары - Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Гөлдания Хәйруллина төркемнәрендә төп биюче булуын әле күпләр белмидер дә. Республикада шактый танылган шәхес 11 ел авыл хуҗалыгы алдынгылары республика слетларының баш балетмейстеры да булып тора. Президент чыршысын әзерләгәндә үзен чын режиссер буларак та күрсәтә алган көчле хатын-кыз ул. "Әлмәтем" бию ансамбле исә берничә ел узуга ук халык исеменә лаек була. Боларның барысы да Фәридә Кикарның таланты турында сөйли. Хәзер аның үзгә идеяләреннән башка Әлмәттә бер генә бәйрәм дә узмый.

Реклама

Кечкенә сәхнәнең зур биючеләре

Район җитәкчелеге идеясе белән туган "Әлмәтем" бию ансамбле өч буын "тәрбияли". Беренче елда ук ул 12 номер әзерли! Ә коллективта ул чакта нибары 4 кенә пар була. Бүген исә "Әлмәтем"дә биергә теләүчеләр саны йөзләп булыр. Бу үз чиратында әлмәтлеләрнең татарлыкка мәхәббәте уянулары турында сөйли. Фәридә Рәшит кызы үзе дә кечкенә генә вакыт эчендә әлмәтлеләрнең үзаңын үзгәртә алдык дип сөенә. Милли биюләргә элек ата-аналар саягыбрак караса, бүген инде күпләр нәкъ менә милли юнәлештә эш алып барган өчен балаларын бирегә алып килә. 1 нче гимназия белән тыгыз элемтәдә эшләү дә милли тәрбия бирүне арттыра, татар җанлы балалар белән ансамбльне баета.

- Безнең коллективтан чыгып китүчеләрнең барсы да профессиональ биючеләр булып китмәсә дә, алар чын кеше булып тәрбияләнәләр. Зур урыннарда эшләүчеләр бар. Иң мөһиме, алар милли рух белән янып яши. Биюнең иң элек дисциплинага өйрәтүен дә онытмаска кирәк, - ди ансамбльнең баш балетмейстеры.

Үзенең һөнәрендә исә иң авыры дип Фәридә ханым балаларның игътибарын юнәлтү дип саный. Хәзерге гаджетлы заманда балаларның техника белән элемтәсе, виртуаль аралашулары күпкә югарырак.

- Бала-чаганы үзеңә карата алу, мәгълүмат җиткерү кыен, - ди Фәридә ханым. - Алар бертөрлелектән тиз туя. Әмма миңа балалар белән эшләү әйтеп бетерә алмаслык ләззәт бирә. Аларның уңышын күрә алу - минем кебек үз эшен яратучылар өчен зур бүләк ул!

Егетләр сирәк, әмма бар

Фәридә ханым соңгы елларда эшнең җиңеләюе хакында әңгәмә башында ук әйткән иде. Тора-бара моның сәбәпчесенә дә төшендем: моннан 5 ел элек Фәридә ханым янына зур ярдәмчеләр кайткан. Элек ул берүзе генә балалар белән шөгыльләнсә, хәзер алар командасында ике педагог бар. Шуларның берсе - Нәркиз ХАРИСОВ.

Аягыннан ут, күзеннән ялкын чыгара алырдай бу егетне "Әлмәтем"нең йөзек кашы дисәң дә була. Оста биючеләр күп булса да, егет биючеләр бу сәнгатьтә сирәк күренеш ул. Нәркиз ансамбльгә әле оешкан мәлендә үк, татар гимназиясендә укыганда килеп эләгә. Аның кебекләрне беренче буын "Әлмәтем" диләр.

- Хәтерлим, ансамбль турында классташ дус сөйләде. "Анда матур кызлар бар, әйдә барып карыйк", - диде бу. Кызлар артыннан киткән җирдән ансамбльгә тулысы белән бирелгәнне сизми дә калдык. Укуны тәмамлагач, Казан мәдәният институтына укырга кердем. Аны уңышлы гына бетергәч, туган ягыма кайтасы иттем, - ди ансамбль хореографы һәм шундый кыю адым ясавы өчен һич кенә дә үкенми. Бию, сәхнә, балалар - аныкы!

Бүген инде ул баланың биюгә карашын шунда ук әйтеп бирә алырдай тәҗрибә туплаган.

- Хәрәкәтчән бала кечкенә чакта ук сизелә. Физик йөкләмәне күтәрә алмаган балалар да була. Биюгә уенга караган кебекләр дә бездә озакка тоткарлана алмый, - ди мөгаллим.

Биюне исә ул бер сүз белән генә "яхшы чир" дип атады. Башың белән кереп китсәң, үзенә күрә спорт та, маҗаралы аралашу да булып тора ул. Тын юлларына да аның файдалы булуын Нәркиз яшерми.

- Үз-үземнән бик еш кына: "Нигә нәкъ менә биюне сайладым икән?" - дип сорыйм. Беләсезме, бу сорауга җавап әле дә юк. Миңа калса, биючеләрнең күбесе сәбәбен аңлата да алмыйдыр. Бию - ул сихри бер дөнья. Анда елмаюга да, тамашачыга да, хөрмәткә дә, дуслыкка да киң урын бар. Ансамбль "туганым" кебек якын хәзер. "Әлмәтем"ә булган мәхәббәтебез исә һәр биюебездә чагылыш таба. Шуңа да безнең ансамбльне яратып карыйлар, таң калып сөйлиләр!

Кыскасы, безнең биючеләрне "Танцы" кебек зур проектларда күрсәгез, гаҗәпләнмәгез. Алар кайда да уңышка ирешәчәк!

Филүзә Хәмидуллина

Фотолар ансамбль архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: