Лилия Заһретдинова “Иң сөйкемле Энҗе – 2014” титулына ия булды
Татарстанда беренче тапкыр уздырылган инвалид хатын-кызлар арасындагы "Татарстан энҗесе - 2014" бәйгесендә Әлмәт кызы Лилия Заһретдинова "Иң сөйкемле Энҗе - 2014" титулына ия булды.
Лилия - лингвист-тәрҗемәче, шагыйрә, язучы, кул эшләренә бик оста. Аның үзе иҗат иткән шигырьләрен тамашачылар җылы кабул итте, ә бәйләнгән эшләнмәләрен танылган Казан дизайнеры Рөстәм Исхаков аерым билгеләп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа