Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Лилия Муллагалиева белән Чулпан Гарипова ТНВ каналында "Мәхәббәтле язмыш" тапшыруын ача

"Мәхәббәтле язмыш" - гаилә кыйммәтләре турында тапшыру. Беренче чыгарылышы бүген, 18 гыйнвар көнне 16 сәгать 40 минутта булачак.

Тапшыру берничә рубриканы берләштерә. Кеше тормышында була торган барлык туйлар хакында да ул: кызыл туй, бәби туе, көмеш, алтын һ.б.

"Тапшыруда бары тик бәхетле, матур гаилә тормышы белән яшәүчеләрне генә күрсәтергә исәплибез, - диде Чулпан "Матбугат.ру" хәбәрчесенә, - Сюжетларны карагач - менә бит, ничек тә яшәп була икән дип, башкалар да бәхетле гаилә тормышына омтылырлык булсын. Чөнки кеше өчен гаиләдән дә җылырак, гаиләдән дә яхшырак урын юк. Кызганыч , моны барлык кешеләр дә аңламый".

Өйләнешүчеләр күбрәк, ә аерылушылар азрак булсын иде дип тели оештыручылар. Моның өчен үзләреннән өлеш кертәселәре килгән. Шулай ук тапшыруны тагын да кызыклырак итәр өчен танылган кешеләрнең гаилә тормышларына да зур урын бирергә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250