Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Лауреатларыбыз арта бара

Калабыз һәм районыбызда елның-елында әдәбият, журналистика һәм сәнгатьнең күп төрле тармакларында халкыбызның рухи дөньясын кайгырткан, аны баеткан киңкырлы эш алып барыла.

Иҗат төркемнәре Әлмәт һәм республика чикләрендә генә түгел, хәтта Россия күләмендәге фестивальләрдә, бәйгеләрдә дә актив катнашып киләләр, аннан лаеклы бәя һәм бүләкләр белән кайталар. 1994 елдан бирле Әлмәт җирлегендә халкыбызның телен, әдәбиятын, музыкасын, публицистикасын, театрын, рәсем сәнгатен, мәдәниятен үстерү максатыннан "Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия" бирелеп килә. Әле шушы көннәрдә генә бу премия комитетында чираттагы 2011 ел өчен бүләккә тәкъдим ителүчеләрнең чыгарган китаплары, язган әсәрләре, кылган гамәлләре, башкарган эшләре каралды. Дүрт номинациядә премиягә ун тәкъдимнамә керде. Тәкъдим ителгән әсәрләр, эшчәнлек комиссия әгъзалары тарафыннан җентекләп өйрәнелде, алар турында фикер алышынды.
Әдәбият номинациясенә "Мул кояшлы булсын язларым" шигырьләр җыентыгы авторы Роза Солтанова, балалар өчен "Рухият" нәшриятында чыккан "Тылсымлы сарай" китабы авторы Зинаида Захарова һәм "Сайланма әсәрләр" (беренче том) китабы өчен Зөфәр Дәүләтов тәкъдим ителгән иде. Әсәрләрнең актуальлеге, сыйфаты бер кимәлдә булуын истә тотып, бу номинация буенча мәртәбәле исемгә өч автор да лаек дип табылды.
Публицистика номинациясе буенча "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең нефть төбәге үз хәбәрчесе Фоат Гайсин һәм "Татарстан яшьләре" белән "Әлмәт таңнары" газеталарында басылган публицистик мәкаләләре өчен милли хәрәкәт нәшатлысы Зәрия Хәбипова лауреат дип танылды.
Сәнгать номинациясе буенча Габдрахман авылы Мәдәният йорты каршындагы "Сәрбиназ" фольклор төркеме, Миңлебай тимер юл станциясе авыл клубы каршындагы "Яшь күңелләр" халык гармунчылар ансамбле төркеме һәм озак еллар буена төбәгебездә җыр сәнгатен үстерүгә керткән фидакарь хезмәте өчен җырчы, «Сәйлән» ансамбле солисткасы Райлә Маннанова премиягә лаек дип табылдылар.
Ниһаять, соңгы - җәмәгатьчелек һәм мәгърифәтчелек номинациясендә унике ел рәттән Әлмәт мәдәният ида-рәсен җитәкләгән Гүзәл Пайдуллина һәм "Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты" директоры Эльмира Хәсәнова бүләк ияләре итеп табылдылар.
Лауреатларны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга яңа иҗат уңышлары телибез!
Премия, гадәттәгечә, 26 апрельдә - Шигырь бәйрәмендә тапшырылачак.

Әсгать САЛАХ,
комиссия әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250