Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Бер-бер артлы бала табуның авыр икәнен тойдым...»

Популяр җырчы, искиткеч матур хатын-кыз һәм күркәм әни Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмда безне һәрвакыт балалары, гаиләсе белән төшкән фотолар белән сөендереп тора.

Ландыш сәхнә һәм гаилә тормышын ничек бертигез алып барырга өлгерә икән дип кызыксынучылар да аз түгелдер. Бу юлы җырчы яраткан тамашачылары белән нәкъ менә шул хакта – балалар турында сөйләшергә булган.

«Мин әнием юлыннан киттем, өчне таптым, үзебез дә өчәү. Әни әйтә торган иде, чыдый алмыйча утырып елый идем дип. Хәзер инде әлбәттә көлеп искә ала! Без – ике кыз, бер малай, мин уртанчысы, безнең дә аерма 1,5 яшь (апам белән), ләкин мин тагын да уздырганмын (1 яшь)...», – дип искә ала Ландыш.

«Әлбәттә, бер бер артлы бала табуның авыр икәнен тойдым, ләкин үкенмим! Аллаһка шөкер, исән сау булсыннар, дус булсыннар», – ди җырчы.

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса