Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ландыш күпме акча эшләвен яшерә, Рамил авылда интернетсыз интегә

Бүген кешене интернетсыз күз алдына да китереп булмый. Теләсә кемнең телефонында «Инстаграм» да «ватсап»… Вакыт бармы-юкмы, кул үзеннән-үзе шуларга үрелә. Гади кеше социаль челтәргә үзенең көндәлек мәшәкатьләрен элсә, артистлар концертлары турында хәбәр бирә, реклама ясый.

Ландыш Нигъмәтҗанова «Инстаграм»да күпме акча эшләвен яшерә

Ландыш Нигъмәтҗанованың «Инстаграм»ында йөз утыз алты мең язылучы бар. Сер түгел, Ландыш балаларын, бигрәк тә кызы Ләйләне видеога төшереп куя башлагач, аның язылучылары бермә-бер артты.

– Вакыт булганда гына керәм мин анда, – ди Ландыш. – Фото яки видео төшерәм дә, шундук элеп куям, аларны төзәтеп, «фотошоп»лап утырмыйм. Язылучыларым барысы да реаль. «Ләйләнең үзенә аерым аккаунт ачмыйсызмы?» – дип тә еш сорыйлар. «Юк» дип җавап бирәм. Ул үзен йолдыз дип белми, без дә йолдыз дип уйламыйбыз, ул гади бала.

Ландыш Нигъмәтҗанова «Инстаграм»га өч ел элек теркәлгән. Үз битендә күпме акча эшләвен сер итеп калдырды ул.

Рамил Шәрәпов авылда интернетсыз интегә

– Миндә кырык биш мең мең язылучы бар. Аларның берсен дә «сатып алмадым», барысы да дуслыкка үзләре кушылды. Реклама белән шөгыльләнмим, реклама куярга яратмыйм. Ә менә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр гозерен читләтеп үтә алмыйм: сториска гына булса мәгълүмат эләм.

«Инстаграм» аша тормышымны, иҗатымны күрсәтеп, кызыксындыру юнәлешендә эш алып барам. Хәзер бит интернет заманасы. Җитмәсә, бушлай. Әгәр аны дөрес куллансаң, уңыш казанырсың. Бүген кемнең популяр, кемнең юк икәнен «Инстаграм»нан белеп була. Русия күләмендәге артистларны да, үзебезнекеләрне дә карап, күзәтеп барабыз. Шуңа күрә «Инстаграм» ул – артистлар өчен менә дигән социаль челтәр. Телефон тота икән, «Инстаграм»га еш керәм. Шунысы начар, авылда интернет начар», – дип зарланды Рамил.

 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса