Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кышын да күңел ачабыз

«Татнефть» компаниясе ярдәме белән «Шәһәрдә кышкы мәдәни мохит» проекты эшли. Шимбә көнне ул калабызның өч мәйданчыгында үтте.

Шәһәрдә күңел ачу чаралары ел әйләнәсе тынып тормый. Халык хәзер вакытын телевизор каршында түгел, күпчелек саф һавада уздыруга өстенлек бирә. Парк-скверларга гына күз салу да җитә - иртән дә, кичен дә сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны адым саен очратырга була.

«Мәдәни мохит» проекты да зурларны һәм балаларны кайгырта дип курыкмыйча әйтә алабыз. Җәй буе ул кемнәр белән генә очраштырмады һәм нинди генә һөнәрләргә өйрәтмәде. Ачык һавада танылган артистлар чыгышын, спектакльләр, кино карарга, мастер-классларда, тренингларда, төрле бәйгеләрдә катнашырга хәтта күрше-тирә төбәкләрдән дә килүчеләр булды. Быел авыллар да яхшы кәеф, сәламәт рух, мәдәният-сәнгать нуры, җан азыгы өләшүче шушы мохитка чумды.

Яраткан проектыбыз салкыннардан курыкмый, кышын да безне үз янына туплый. «Кышкы мәдәни мохит»ны көтеп алучылар да бар. «Яшьлек» скверында билгеләнгән вакыттан алда килүчеләр байтак иде.

- Без әлеге микрорайонда яшибез. Афишаны карап кына торабыз. Җәй көне программаның һәрберсендә катнаштык. Ике балам да бик активлар. Мастер-классларда алган күнекмәләре буенча өйдә дә шөгыльләнәләр. Узган ел кышын бик күңелле булган иде. Бүген дә шатланып килдек. Гел-гел гаилә белән каядыр барып булмый. Биредә янәшәдә генә һәрберебезгә саф һавада менә дигән ял. Скверыбыз искиткеч матур, спорт корылмалары да, таганнар да бар. Күптән чыршы урнаштырып, бәйрәмчә бизәп куйдылар. Оештыручыларга зур рәхмәт, – диде Юлия Шакирова.

Кышкы сезонны ачуга балалар янына Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. «Югалган ачкыч турындагы әкият» буенча күренеш һәркемнең күңеленә хуш килде. Хәтта зурлар да төрле уеннарда катнашты, балалар белән бергәләшеп серле ачкычны эзләште.

Нәкъ шушы вакытта 1 нче бистәдәге 20 нче мәктәп стадионы да шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Быел монда да искиткеч Яңа ел шәһәрчеге ясалды, карусель куелды, арт-объектлар урнаштырылды.

«Кышкы мәдәни мохит» түбәнмактамалыларның да күңелен күрде. Шатлыклы мизгелләр, төрле әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән төшкән фотолар мәңгелек истәлек булып калачак, әлбәттә.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса