Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Коймаклы көн: йөгерделәр һәм сыйландылар

8 март көнне «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Коймаклы йөгереш» узды.

Фестиваль «Әлмәт кышкы сезоннары» проекты кысаларында «Татнефть» компаниясе ярдәме белән үтте.

Шәһәр халкы өчен мондый формат яңалык түгел. Гадәти булмаган ярышлар инде икенче ел уза. Шуңа да быел теркәлүчеләр алдагы ел белән чагыштырганда күбрәк иде. Йөгерештә 60 тан артык кеше катнашырга теләк белдергән, әмма чарага иң курку белмәсләре генә килгән булып чыкты. Аларга яңгыр да, салкын да, җил дә комачауламады.

Бәйрәм «Яшел фитнес» проектында катнашучылар тарафыннан оештырылган дәртле зарядка белән башланып китте. Бәйрәмнең тагын бер традицион чарасы - «куб Х»ның йомшак кублары буенча чемпионат та күңелле узды.

Төп чара - коймак белән йөгерүгә, әлбәттә, тиңнәр юк. Катнашучыларга кулларына коймаклы таба тотып, билгеле бер аралыкта аны һавада әйләндерү һәм трассаны тизрәк үтү бурычы куелды.

Ярышлар дүрт яшь категориясе буенча узды: 14-18 яшьлек кызлар, 18 яшьтән өлкәнрәк кызлар, 14-18 яшьлек егетләр һәм 18 дән өлкәнрәкләр. Коймак турнирының аерым номинациясе - «Креатив йөгерү» дә оештырылды.

Старт нәтиҗәләре буенча үз номинацияләрендә беренче урыннарга Артем Гомәров, Рәзилә Дәүләтшина, Данияр Макиянов һәм «Әкият» командасы лаек булды.

«Иң креатив йөгерүче» булып Илнур Ханнанов табылды. Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде. Ә тамашачылар коймак белән сыйланды.

Автор фотосы

Алия Байрамалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса