Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кол Шәриф мәчете “Россия 10” проекты финалында конкурсантлар арасында беренче унлыкта

Хәер, алдагы турларда иң күп тавыш җыйган Әхмәт Кадыйров исемендәге "Сердце Чечни" мәчете белән Коломна кремле алдан ук "унлыкта" дип таныла

24 сентябрь мәгълүматлары буенча Казанның Кол Шәриф мәчете 1 млн. 105 мең 593 тавыш җыйган, шуларның 30 мең 555е СМС-тавыш бирү юлы белән. Нәтиҗәдә, Казан мәдәни ядкаре рейтингның унлыгында тора.

Рейтингның унлыгына кергән архитектура, мәдәният һәм ландшафт объектлары әлеге проектта җиңүче була. Хәзер шушы хокук өчен илнең 30 архитектура, мәдәният һәм ландшафт объекты көрәшә. Хәер, анда иң күп тавыш җыйган Әхмәт Кадыйров исемендәге "Сердце Чечни" мәчете белән Коломна кремле алдан ук "унлыкта" дип таныла, ягъни алар хәзер үк тә Россия символлары булып исәпләнә.

Искәртеп үтәбез: тавыш бирү яңа кагыйдәләр буенча алып барыла. IP-адрестан тәүлегенә 5 истәлекле урынны сайлап, иң күбе 3 тапкыр тавыш биреп була. SMS ярдәмендә тавыш бирү өчен, 5 төрле объектның номерларын җыярга кирәк. Финал вакытында бер генә SMS-хәбәр юллап була. Кол Шәриф өчен, Интернетта һәм 1880 номерына 15 тексты белән SMS-хәбәр юллап, тавыш биреп була, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250